Тарихы Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары Казан губерна советы гомуми җыелышының 1918 ел 26 февраль карары нигезендә Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасының Җәмәгать тәрбиясе комиссариаты оештырылудан башлана. Казан Совет Эшче-Крәстиян Республикасы Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 2 апрель карары нигезендә — республика дәүләт тәэминат комиссариаты, Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 16 май һәм Казан губерна Халык Комиссарлары Советының 1918 ел 3 июнь карарлары нигезендә — Казан губерна дәүләт тәэминат комиссариаты, Казан губерна революцион комитетының 1918 ел 12 сентябрь һәм Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 15 октябрь карарлары нигезендә — губерна башкарма комитетының социаль тәэминат бүлеге, Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары советы Казан губерна башкарма комитетының 1918 ел 29 ноябрь карары нигезендә — губерна башкарма комитетының хезмәт һәм социаль тәэминат бүлеге, Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының 1920 ел 21 апрель карары нигезендә — кабат губерна башкарма комитетының социаль тәэминат бүлеге, Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1920 ел 27 май Декреты һәм ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1920 ел 28 сентябрь карары нигезендә — ТАССР Социаль тәэминат халык комиссариаты, ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1927 ел 25 март карары нигезендә ТАССР Хезмәт һәм социаль тәэминат халык комиссариатының социаль тәэминат бүлеге итеп үзгәртелә. ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1928 ел 6 октябрь карары нигезендә ТАССР Социаль тәэминат халык комиссариаты итеп кабат торгызыла.

Халык комиссариаты инвалидлар һәм өлкәннәрне дәүләт тарафыннан тәэмин итү белән шөгыльләнә, социаль тәэминат учреждениеләрен җитәкли, хәерчелек, сукбайлык, фахишәлек белән көрәш, аналар һәм балаларны яклау чараларын әзерләү һәм үткәрүдә, инвалидларга һөнәри белем бирүдә катнаша. Башлангыч чорда Халык комиссариаты составына пенсия һәм пособиеләр; инвалидлар учреждениеләре; контроль-инструкторлык; финанс-хуҗалык; гомуми (административ-оештыру); бухгалтерия һ.б. бүлекләр керә. 1945 елдан пенсия белән тәэмин итү; инвалидлар йортлары; хезмәткә өйрәтү һәм эшкә урнаштыру; колхозчыларның үзара ярдәм җәмәгать кассалары; планлаштыру; административ-хуҗалык бүлекләре эшли. Халык комиссариаты карамагында кантон (1930 елга кадәр), район, шәһәр социаль тәэминат бүлекләре; сугыш һәм хезмәт инвалидлары, балалар өчен 13 интернат; медицина-хезмәт эксперт комиссияләре; крәстияннәр үзара ярдәм җәмгыятьләренең Татарстан Үзәк комитеты (1931 елга кадәр); Татарстан инвалидлар кооперациясе берлеге; Татарстан сугыш инвалидларына, авыру, яралы һәм демобилизацияләнгән кызылармиячеләргә, сугышта һәлак булганнарның гаиләләренә һәм хәрбиләр гаиләләренә ярдәм итү җәмгыяте; Сукырлар җәмгыяте һәм Чукраклар җәмгыятенең Татарстан бүлекләре; Казан һөнәри интернат — мәктәп; совхоз; Казан протез заводы һәм 1938 елга кадәр Казандагы предприятиеләр: мамык, фетр, агач эшләнмәләр — карават фабрикалары, көпчәк мае заводы, 8 чәчтарашханә була. ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Халык Комиссарлары Советына һәм РСФСР Социаль тәэминат халык комиссариатына буйсына.

ТАССР Социаль тәэминат халык комиссариаты ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы нигезендә — ТАССР (1992 елдан — ТР) Социаль тәэминат министрлыгы, ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары нигезендә Татарстан Республикасы Социаль яклау министрлыгы итеп үзгәртелә.

Министрлык пенсия билгеләү һәм түләү; медицина-хезмәт экспертизасы оештыру; инвалидларның хезмәтен һәм көнкүрешен көйләү чаралары үткәрү һәм һөнәри белем бирү; пенсионерлар, күп балалы һәм ялгыз аналар һәм аларның гаилә әгъзаларына, картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүче гражданнарга матди-көнкүреш ярдәме күрсәтүгә җитәкчелек итә; Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте һәм Бөтенроссия чукраклар җәмгыятенең Татарстан бүлекләре, колхозчылар һәм пенсионерларның үзара ярдәм җәмәгать кассалары эшчәнлегенә юнәлеш бирә. XXI йөз башында республика халкын социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыра һәм социаль яклау белән идарә итә, башка оешмаларның балалы гаиләләрне, өлкән яшьтәге гражданнарны, ветераннарны, инвалидларны, һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күргән, аларны бетерүдә катнашкан гражданнарны, сәяси репрессия корбаннарын һәм дәүләт ярдәменә мохтаҗларны ташламалар, гарантияләр белән тәэмин итү, аларга социаль хезмәтләр күрсәтү буенча эшчәнлеген координацияли. Бюджетка карамаган социаль яклау юнәлешен үстерү, инвалидларга медицина-социаль экспертиза, реабилитация һәм социаль интеграция; ташламалар һәм социаль ярдәм; өлкәннәрне, инвалидларны, авыр тормыш хәленә юлыккан кешеләрне социаль яктан тәэмин итү; гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм; тармак буенча программалаштыру; мәгълүмат-аналитика; планлаштыру-финанс; хуҗалык эшчәнлеге финанслары хисабы һәм контроль; хуҗалык эшчәнлеге аудиты; оештыру эшләре; хокук; кадрлар сәясәте; эш башкару; халык белән эшләү; техник һәм хуҗалык ягыннан тәэмин итү бүлекләрен берләштерә. 1980 елларда Министрлык составына социаль тәэминатның 70 шәһәр, район һәм шәһәрләрдәге район бүлекләре; 10 ветераннар, инвалидлар һәм пенсионерлар йорты, 2 балалар йорты; 21 йөз башында — 57 халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге; 11 гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге; ветераннар, инвалидлар, өлкән яшьтәгеләр һәм балигъ булмаганнар өчен 31 реабилитация үзәге, 33 картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, 32 балалар һәм яшүсмерләр приюты, 4 психоневрология интернаты, яшәү урыны һәм шөгыле булмаган кешеләр өчен 3 социаль адаптация үзәге, 1 социаль кунакханә керә. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советы) һәм РФнең шул ук исемдәге министрлыгына буйсына. ТР Президентының 2007 ел 14 июнь Указы нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына тапшырыла.

Халык комиссарлары һәм министрлар: В.И.Исхаков (1920–1921), С.М.Еникиев (1921–1923), Г.Ф.Фәсхетдинов (1923–1927), А.С.Аитов (1928–1930), Х.М.Җиһаншин (1930–1937), Г.Г.Измайлова (1938–1939), М.Ф.Гайнетдинова (1940–1946), Т.А.Белов (1946–1954), С.А.Александров (1955–1959), Ф.Г.Хәкимова (1959–1977), М.А.Космодемьянская (1977–1985), Г.П.Лоцманова (1985–1996), К.Н.Новикова (1996–2007).