- РУС
- ТАТ
ТАССР Министрлар Советының 1960 ел 16 ноябрь күрсәтмәсе нигезендә ТАССР Җирле сәнәгать министрлыгы каршындагы (1962 дән — ТАССР Министрлар Советы каршындагы) халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү идарәсе буларак оештырыла, ТАССР Югары Советы Президиумының 1966 ел 8 гыйнвар карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1966 ел 12 гыйнвар Указы нигезендә ТАССР (1990 елдан — ТССР, 1992 елдан — ТР) Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министрлыгы итеп үзгәртелә. Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә дәүләт сәясәтен үткәрүгә җитәкчелек итә. Секретариат, бухгалтерия, җитештерү-техник, планлаштыру-икътисад, финанс, торак һәм йорт җиһазы ремонтлау бүлекләрен берләштерә. Министрлык карамагына халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтүнең район идарәләре, «Татмебельбыт», «Татшвейбыт», «Татфото», «Татремобувьбыт», «Татхимчистка», «Татбытпрокат», «Татбытреклама», «Таттрикотажбыт», «Таттелерадиобыттехника», «Казгорпарикмахер», «Зима», «Казгорбыткомбинат» җитештерү оешмалары, ритуаль хезмәт комбинаты, уку комбинаты керә. ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советына һәм РСФСРның шул тармак министрлыгына) буйсына.
ТР Дәүләт Советының 1995 ел 22 июнь карары нигезендә гамәлдән чыгарыла, вазифалары ТР Сәүдә һәм кулланучыларга ярдәм министрлыгына тапшырыла.
Министрлар: В.П.Фадеев (1966–1984), Р.Р.Гыйләҗев (1984–1985), Е.Б.Богачёв (1985–1993), Л.Н.Малышев (1993–1995).
Автор – Е.Б.Долгов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.