Биографиясе

1903 елның 25 марты, Казан – 1990 елның 20 мае, шунда ук.

Түбән Новгород университетын тәмамлый (1927 ел).

1928–1934 елларда Урта Идел май трестында баш инженер (Самара шәһәре).

1934–1963 елларда В.В.Куйбышев исемендәге химия заводында эшли (соңрак «Тасма» холдинг компаниясе» АҖ), баш инженер (1938–1961 еларда).

Бөек Ватан сугышы елларында, кино-фото производствосы буенча сирәк белгеч буларак, фронттан кайтарыла.

 Аның җитәкчелегендә яңа производстволар үзләштерелә һәм төзелә, завод эшләп чыгара торган продукцияләр ассортименты барлыкка килә; илдә беренче тапкыр үтә сизгер кинонегатив тасма, гидротиплы һәм төсле тасмалар комплектлары, астрономик күзәтүләр өчен тасмалар, төргәкле рентген тасмалары, рентген җайланмалары өчен эре кадрлы тасмалар, металл ябыштыру тасмалары булдырыла; кино-фото җитештерүендә пар-һава катнашмаларын тоту, ферментлы эремәләр ярдәмендә тасма калдыкларының биологик регенерациясе процессы оештырыла; фото эмульсияләр синтезының прогрессив алымнары эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 15 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – Г.Я.Мәүлетова