Эчтәлек

Вәисиләр хәрәкәтен нигезләүче – суфиларның Нәкышбәндийә борадәрлеге суфилары тәгълиматы дәвамчысы Баһаветдин Вәисов. 1862 елда Казанда дини агымның үзәгенә әверелгән «Фирка-инаҗия» («Котылу партиясе») дип аталган гыйбадәт йорты ача.

Вәисиләр хәрәкәте XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөзнең беренче чирегендә татар крәстияннәре, һөнәрчеләр һәм вак сәүдәгәрләр арасында киң тарала. Вәисиләр үз эшчәнлекләрен «Патшаны без олылыйбыз һәм аның өчен дога кылабыз, әмма безгә дәүләт кирәкми» дигән лозунг астында алып баралар. Вәисиләр хәрәкәте җитәкчеләре мөселман руханиларын Коръән таләпләрен үтәмәүдә, мөселманнарга «кяферләр» армиясендә хезмәт итәргә рөхсәт бирүдә, мөселман гыйбадәтләренең вакытында үтәлүен тикшереп тормауда, Коръәндә каралмаган хокукларны үзләштерүдә, әхлакый бозыклыкта һ.б.да гаеплиләр. Вәисиләр бары тик Аллаһы коллары гына булырга телиләр, үзләренең сәрдарыннан (Вәисовтан) кала, җир йөзендә «күкләр билгеләгән» императорны гына таныйлар, дәүләт хакимиятен инкарь итәләр.

Вәисиләр хәрәкәтенең төп алымы буйсынмаудан гыйбарәт була: алар гражданлык законнарына һәм хакимияткә буйсынмыйлар, салымнар түләмиләр, Россия армиясендә хезмәт итүдән баш тарталар. Оренбург Диния нәзарәте аларның вәгазьчелек эшчәнлеген тыйганнан соң, Б.Вәисов «иске динне тотучы»ларның «автономияле» рухани идарәле «Вәисиләр илаһи полкы»н оештыра, үзләренең туу-үлүне теркәү кенәгәләрен гамәлгә кертә, «Мәктәбе гыйрфан» («Белемнәр мәктәбе») уку йортын, уртак касса һ.б.ны ача. Вәисиләр хәрәкәтенә катнашучылар, үзләренең матди хәлләреннән чыгып, билгеле бер күләмдә акча күчерергә тиеш булалар.

Б.Вәисовның көрәштәшләре һәм ярдәмчеләре – Нәҗметдин Ишбаев, Габделлатыйф Халитов, Шиһабетдин Сәйфетдинов (Б.Вәисовның вафатыннан соң «сәрдар» роленә дәгъва белдерә) һ.б.

1885 елның гыйнварында Б.Вәисов һәм аның 14 тарафдары кулга алынганнан соң (Б.Вәисов психиатрия хастаханәсенә урнаштырыла, аның 6 тарафдары Себергә сөрелә), Вәисиләр хәрәкәте дәвамчылары яшерен эш итүгә күчәләр, үз тәгълиматларын халык арасында таратуны дәвам итәләр, шул сәбәпле полиция тарафыннан эзәрлекләнәләр.

Б.Вәисов вафатыннан соң, Вәисиләр хәрәкәте аның улы Гайнан Вәисов җитәкли. 1894 елда ул кулга алына һәм Сахалин утравына сөрелә. Ачыктан-ачык хакимияткә буйсынмау, 1897 елгы халык санын алуда катнашудан баш тарту Вәисиләр хәрәкәтендә катнашкан 100 дән артык кешенең кулга алынуына китерә (XIX йөз ахыры).

1905–1907 елдагы революция чорында Вәисиләр хәрәкәте көчәя, «ислам социализмы» рухында үзенә бер яңарыш кичерә. «Болгар дәүләте» торгызылгач, «алтын дәвер»нең кире кайтуына ышаныч Вәисиләр хәрәкәтенең төп идеясенә әверелә. Вәисиләр хәрәкәте вәкилләренең күзаллавында Рус дәүләте белән элемтә рус императоры белән үзара уния төзү нәтиҗәсендә гамәлгә керергә тиеш була. Шул ук вакытта алар ачыктан-ачык экстремизм лозунглары («70000 указлы мулланың башын кисәргә» һ.б.) игълан итәләр, бөек җиһад сугышына өндиләр; әлеге көрәш вакытында көч куллану юлы белән Болгар шәһәрен үз кулларына төшерүне һәм мөселман руханиларының рәсми катлавын кырып бетерүне күздә тоталар.

1906 елда амнистия буенча Казанга кайткач, Гайнан Вәисов Вәисиләр хәрәкәтен җитәкли, үзен хакимияте чикләнмәгән «сәрдар» дип игълан итә, иң тугры дәвамчыларын «бөек ышанычлылар» дип билгели. Казанда гыйбадәт йорты торгызыла. Җәмгыятьтә иҗтимагый-сәяси мөнәсәбәтләр кискенләшкән шартларда Г.Вәисов Вәисиләр хәрәкәтенә сәяси төсмер бирергә омтыла.

1908 елда Казан губернасының Казан, Зөя, Арча өязләрендә, Оренбург губернасында һ.б. җирләрдә, Урта Азиядә вәисиләрнең гомуми саны 15 меңнән артып китә. Вәисиләр хәрәкәте вәкилләре элеккечә үк хәрби хезмәттән, салымнар түләүдән читләшәләр, Россия паспортларын танудан һ.б.дан баш тарталар.

1910 елның октябрендә Вәисиләр хәрәкәтенең җитәкчеләре кулга алына һәм Казан мәхкәмә палатасы чыгарган хөкем карары буенча Себергә сөрелә; алар сөргендә 1917 елның апреленә кадәр булалар.

Февраль революциясеннән соң вәисиләр Вакытлы хөкүмәткә каршы көрәштә актив катнашалар. 1917 елның апрелендә Казанда «болгар илаһи сугышчылары»ның съезды була. Гайнан Вәисов съезд исеменнән Эшче һәм солдат депутатларының Петроград советына телеграмма җибәрә. Съезд делегатлары Вакытлы хөкүмәттән кичекмәстән сугышны туктатуны, аннексия һәм контрибуцияләрсез солых төзүне, барлык халыкларның вәкилләрен чакырып тынычлык конференциясе уздыруны таләп итәләр. Вәисиләр Совет хакимиятен яклауларын белдерәләр. Бу хәл башка милли төркем тарафдарлары белән каршылыкка китерә, 1918 ел «Болак арты республикасы» вакыйгалары вакытында Вәисиләр хәрәкәте җитәкчесе Гайнан Вәисов үтерелә. Вәисиләр хәрәкәтен аның энесе Газизҗан Вәисов җитәкли.

1919 елның гыйнварында вәисиләрнең икенче съезды була. Анда партиянең яңа исеме кабул ителә, ул «Революционер-коммунист вәисиләр партиясе» дип атала башлый. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армия гаскәри берәмлекләрендә Газизҗан Вәисов инициативасы белән вәисиләрнең «илаһи полклары» оештырыла, алар мөселманнарга каршы сугышудан баш тарталар.

1920 елларда вәисиләр Чистай кантонында Яңа Болгар авылына нигез сала, шунда яңа шартларда үз тәгълиматларын җәелдерергә омтылалар.

Беркадәр вакыттан соң Вәисиләр хәрәкәте җәмгыяте таркала, 1930 елларда Вәисиләр хәрәкәтенең җитәкчеләре һәм активистлары репрессияләнә.

Әдәбият

Катанов Н.Ф. Новые данные о мусульманской секте ваисовцев. Казань, 1909.

Молоствова Е.В. Ваисов Божий полк // Мир ислама. 1912. Т. 1, ч.2.

Сагидуллин М. К истории ваисовского движения. Казань, 1930.

Климович Л.И. Ислам в царской России. М., 1936.

Ионенко И., Тагиров И. Октябрь в Казани. Казань, 1967.

Валеев Р.К. Революционное движение в Среднем Поволжье (июль–октябрь 1917 года). Казань, 1972.

Давлетшин К. Кто такие ваисовцы? // Наука и религия. 1981. № 6.

Ваисовцы // Отечественная история: Энцикл. М., 1994. Т.1.

Кемпер М., Усманова Д. Ваисовское движение в зеркале собственных прошений и поэм // Гасырлар авазы – Эхо веков. 2001. №3/4.

Усманова Д.М. Мусульманское "сектантство" в Российской империи: "Ваисовский Божий полк староверов-мусульман" 1862–1916 гг. Казань: Фән, 2009.

Вәлиев Р.К. Өзелгән дога // Мирас. 2002. №8, 9, 11, 12; 2003. №1.

Автор – Р.К.Вәлиев