Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
1922–1925 елларда эшли.
Польша мөселманнарының беренче легаль оешмасы. Уставы 1923 елның 14 декабрендә Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан раслана.
Рәисе — А.Х.Хурамович, секретаре — О.Фазлыев. Мөселманнарның дини ихтыяҗларын гамәлгә ашыру белән имам С.Хәбибуллин җитәкчелек итә. Мөселманнар берлегенең төп максаты — татарларга мәдәни һәм дини белем бирү, мохтаҗ мөселман гаиләләренә матди ярдәм күрсәтү.
1925 елда Речь Посполита мөселманнары берлеге итеп үзгәртелә.
Автор — Я.Я.Гришин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.