Биографиясе

1952 елның 18 августында Кызыл Йолдыз, хәзер Балык Бистәсе районы Күки авылында туа.

Лубян урман хуҗалыгы техникумын (1972), Мари политехник институтын (1982) тәмамлый.

1972 елдан Кәләй һәм Кызыл Йолдыз урман хуҗалыкларында эшли.

1986 елдан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы Шәһәр яны урман хуҗалыгының баш урманчысы, 1993 елдан директоры.

ТРның баш дәүләт урманчысы, урман хуҗалыгы министры урынбасары (2010 елдан), 2011 елдан ТР урман хуҗалыгы министрының 1 нче урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре яшел зона урманнарының санитария-гигиена, сәламәтләндерү һәм эстетик функцияләрен өйрәнүгә карый.

Мусин ылыслы-киң яфраклы асзона урманнарының 1 нче төркем наратлыкларында урманны карау һәм тергезү максатыннан кисү эшләрен экологик-урманчылык ихтыяҗыннан чыгып нигезли.

Казан аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын (2001) оештыручыларның берсе.

Мусин җитәкчелек иткән Шәһәр яны урман хуҗалыгы алдынгы технологияләрне һәм урман хуҗалыгын алып бару ысулларын гамәлгә кертү буенча тәҗрибә базасы булып тора.

Хезмәтләре       

Зелёная зона города Казани. К., 2006;

Оптимизация рекреационного лесопользования в зоне хвойно-широколиственных лесов. М., 2006 (автордаш);

Экология и экономика рекреационного лесопользования. К., 2010 (автордаш);

Постоянство лесопользования в рекреационных лесах. М., 2011.