Биографиясе

1843 ел, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Кичүчат авылы — 1931 ел.

Ризаэтдин Фәхретдиннең абыйсы.

1865–1931 елларда Мәмәт авылындагы беренче мәхәллә мәчете имам-хатибы (хәзер Әлмәт районы).

Минһаҗетдин эшләгән кабер ташлары Әлмәт районының Кичүчат авылы зиратында сакланган. Известьташ плитәләрнең өске өлеше ярымтүгәрәк формада, алгы ягында уеп киселгән язулар урнашкан, бизәкләре юк. Яссы рельефка уеп кисү ысулы белән төшерелгән 7–8 юллык текст гарәп графикасында һәм гарәпчә «сөлес» стилендә башкарылган; рельефлы тар каймалар һәм юл аралары сызыклар белән бизәлгән. Рәхимкул әл-Иштирәки кызы Мәгубә (Минһаҗетдин бине Фәхретдин һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең әнисе; 1873), Фәхретдин бине Сәйфетдин (Минһаҗетдин бине Фәхретдин һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең әтисе, 1891) һәм башкаларның каберләренә куелган ташларда уелган «Кятәбә Минһаҗетдин вәляде мулла Фәхреддин әл-Кичүчатый» («Кичүчаттан Фәхретдин мулла улы Минһаҗетдин язды») дигән автор язуы бар.

slide

Минһаҗетдин бине Фәхретдин һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең әниләре каберендәге кабер ташы. Уеп кисү. 1873

slide

Минһаҗетдин бине Фәхретдин һәм Ризаэтдин Фәхретдиннең әтиләре каберендәге кабер ташы. Уеп кисү.1891

1 / 2

Әдәбият          

Әхмәтҗанов М. Үлгәннәрнең каберен бел: Әлмәт төбәге эпиграфик истәлекләре. К., 2000.

Автор — М.И.Әхмәтҗанов