Лаеш районында, Мишә һәм Нокса елгаларының субүләрендә урнашкан, Питрәч районы Көек авылыннан 4 км көньяктарак һәм Лаеш районы Олы Кабан авылыннан 6 км төньяк-көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 4,7 га. Су күләме 249 мең м3. Озынлыгы 470 м, иң зур киңлеге 100 м. Уртача тирәнлеге 5,3 м.

Күл карст процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча. Туенуы явым-төшемнәр һәм грунт сулары исәбенә.

Суы йомшак (3 мг-экв/л тирәсе), җиңелчә минеральләшкән (70,8 мг/л), үтә күренмәле.

ТРның табигать истәлеге (1978).