Биографиясе

Гомер еллары: 1849 – 1905.

М.Абду – Җамалетдин әл-Әфгани шәкерте һәм фикердәше.

1883 елда хөкүмәткә каршы күтәрелештә катнашкан өчен Мисырдан сөрелә. 1884 елда Парижда әл-Әфгани белән «әл-Урва әл-вуска» («Якын бәйләнеш») дигән яшерен оешма төзиләр, шул ук исем белән мөселман зыялыларына зур йогынты ясаган газета нәшер итәләр.

1899 елдан Мисырның баш мөфтие.

Эшчәнлеге

М.Абду Әл-Әзһарда белем бирү системасын үзгәртеп кора.

Мөселман закон чыгару һәм мәхкәмә системасын үзгәртеп кору тәкъдиме белән чыга; мөселманнарга банкларга кертемнәр ясарга һәм алардан процент алырга рөхсәт итүче фәтвә бирә.

М.Абду башында төрек солтаны торган ислам илләре конфедерациясе сыйфатындагы мөселман хәлифәлеген торгызырга чакыра.

Соңгырак чордагы дини авторитетларга иярүне (тәкълид) кире кага, аларга иҗтиһадны каршы куя. Абду фикеренчә, һәр тарихи дәвердә Коръәнне шул заман таләпләренә җавап бирерлек итеп аңлату зарур.

М.Абду идеяләре һәм хезмәтләре татар фикер ияләре арасында да (М.Бигиев, З.Кадыйри, З.Камали һ.б.) тарафдарлар таба.

Әдәбият

Баттал Г. Ислам философлары Мөхәммәт Габдөһ вә Җамалетдин Әфгани. Казан, 1908.

Ислам: энциклопедический словарь. М., 1991.