Эчтәлек

1862 елның 12 сентябре, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Үтәк авылы — 1921 елның 29 июне, шунда ук.

«Мәрҗания» мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

Ш.Мәрҗани шәкертләреннән берсе, аның үлеменнән соң, туган авылына кайта (1889), Үтәк мәдрәсәсен оештыра, шәкертләр укыта, имам-хатип булып тора.

ХХ йөзнең 1 нче яртысында татар газета-журналларында мәкаләләрен бастыра.

«Китабе мифтах әт-тәварих» («Тарихка ачкыч китабы», 1889) әсәре, «Нәвадир тәрҗемәсе» исемле үгет-нәсыйхәт рухындагы хикәяләр җыентыгы, Ш.Мәрҗани турында истәлекләр авторы.

Әдәбият

Фәхреддин Р. Асар. 3 һәм 4 томнар. К., 2010.

Автор — А.М.Ахунов