- РУС
- ТАТ
Коръән персонажы, пәйгамбәр, беренче булып бер аллаһлык тәгълиматын таратучы; гарәпләрнең һәм яһүдләрнең борынгы уртак бабасы; Библиядәге Авраам
Коръәндә «Аллаһның хәлиле» («Аллаһның дусты»), имамы, «хәнифәсе» («бер аллаһлык динен тотучы») дип белдерелә. Коръәндә шулай ук «Ибраһим милләте» («Ибраһим дине») төшенчәсе дә бар. Аның исеме изге «Сөхеф» һәм «Китап» дигән язмаларда да телгә алына. Ибраһимның тормыш юлы тулы итеп бәян ителә. Үсмер чагында ук ул потларга, йолдызларга, Кояшка табынуларның мәгънәсезлеген аңлый, аннары аңа бер һәм бердәнбер Аллаһка инану хакында вәхи иңә. Әлеге инануны ул әтисенә һәм бүтән кешеләргә аңлатып, төшендереп карый, әмма алар бу уе өчен аны утта яндырырга телиләр. Ләкин Ибраһим могҗиза белән үлемнән котыла. Аллаһ аны Палестинага күчерә һәм үлемнән коткара.
Ибраһим үзенең улы Исмәгыйль белән бергә Мәккәдә гыйбадәтханә – Кәгъбә төзи. Ибраһим исеме үзен Аллаһка бирелгәнлеген күрсәтү өчен улы Исмәгыйльне корбан итәргә әзер булуы турындагы риваять белән дә бәйле. Ибраһимның инануының көчле һәм ихлас булуына ышанган Аллаһ бу корбанны кирәксез дип белдерә. Коръәндә Ибраһимның Аллаһтан үзенә угыл бүләк итүен сорап гыйбадәт кылуы, Лут пәйгамбәр өммәтенең гөнаһларын кичерүне, үзенең халкына фатиха бирүне сорап Аллаһка мөрәҗәгать итүе хакында бәян ителгән сүрәләр байтак. Әтисенең гөнаһларын кичерүдән Аллаһның баш тартуын Ибраһим кяфер бабалар өчен бирелгән котылгысыз җәза буларак кабул итә.
Ибраһим дин тарихында аерым урын алып тора: ул яһүди дә, христиан да түгел, ул – бер аллаһлык тәгълиматын таратучы («хәнифә»). Мөхәммәд пәйгамбәр нәкъ менә шул динне яңадан торгыза.
Шулай ук кара Корбан бәйрәме.
Пиотровский М.Б. Коранические сказания. М., 1991;
Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.