Биографиясе

1890 елның 15 мае, Оренбург губернасының Звериноголовски авылы – 1974 елның 15 июне, Уфа шәһәре.

1909 елда "Рәсүлия" мәдрәсәсен (Оренбург губернасы Троицк шәһәре) тәмамлаганнан соң, "Буби" мәдрәсәсендә (Вятка губернасының Сарапул өязе Иж-Бубый авылы) укый.

1910 елдан Урта Азиядә: Кустанай, Күкчәтау шәһәрләре, Жымпиты авылы (хәзер Казахстан Республикасы) мөселман уку йортларында укыта, 1918 елдан Акмола өлкәсенең Атбасар шәһәрендә имам-хатиб. 1930 елдан Ташкент (Үзбәкстан ССР) һәм Петропавловск (Казахстан ССР) предприятиеләрендә бухгалтер.

1943–1947 елларда Урта Азия һәм Казахстан мөселманнарының Диния Нәзарәтендә ревизия комиссиясе рәисе, аннары  Жаркент һәм Шымкент (Казахстан ССР) мәчетләрендә имам була.

1951 елдан СССР һәм Себернең Европа өлеше мөселманнарының Диния Нәзарәтендә мөфти, рәис; дини традицияләрне сакларга тырыша.

Медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Королёв А.А. Власть и мусульмане России. 1945–2000 гг. (По материалам Среднего Поволжья). Пенза, 2007; 

Ислам на Урале: Энцикл. словарь. М.–Н.Новгород, 2009.