Биографиясе

1869 ел, Сембер губернасы — 1911 елның 4 июне, Казан.

«Мәрҗания» (Казан) мәдрәсәсен тәмамалаганнан соң, төрле уку йортларында, шул исәптән «Госмания» (Уфа шәһәре) мәдрәсәсендә укыта.

Бертуган Кәримовлар типографиясендә (Казан) корректор булып эшли (1904 елга кадәр).

Соңыннан Уфа губернасы Минзәлә өязе Яхшыбай авылында имам һәм мөдәррис була.

Төрки халыклар арасында киң билгеле булган, Япониядә (1949), Төркиядә (1984) һәм Катарда (1985) күчереп бастырылган «Әл-Иткан фи-тәрҗимәтил-Коръән» («Коръәнне тәрҗемә итүдә камиллелек», Оренбург, 1907, 1911) Коръән тәфсиренең авторы.

Әдәбият

Фәхретдинов Р. Асар. К., 2010. Т. 3–4.