Биографиясе

1767/68 ел — 1843 елның 10 мае, Казан губернасы, Казан өязе Югары Оры авылы.

Каргалы бистәсе (1785), Бохара (1786, 1790–1794) мәдрәсәләрендә укый. 1795 елдан Югары Оры авылы мәчетендә имам-хатиб һәм мәдрәсәдә мөдәррис, бер үк вакытта, 1814 елдан, Казан губернасы Царёвококшайск шәһәрендә ахун була. Мөселман хокукы буенча мәкаләләр һәм Коръәнгә аңлатмалар, фикъһ, каллиграфия, болгарлар тарихы, медицина, геом. һ.б. буенча мәгълүмат тупланган компилятив характердагы җыентык авторы.

Хезмәтләре

Рисалә мөхиммә. К., 1872.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. К., 1989; 

Фәхретдин Р. Асар. К., 2006. Т. 2.