Биографиясе

Гомер еллары: ? – 1204 ел.

Болгар шәһәрендә яшәгән.

Фәнни эшчәнлеге

Ислам диненә һәм медицинага багышланган «Борһанетдин язмалары» («Рисалә-и Борһаниһе»), «Гади дарулар» хезмәтләре авторы.

Башка авторлар хезмәтләрен шәрехләве дә билгеле: «Әдәб» китабына аңлатмалар» («Хашийяте «Адаб» әл-моназарәт»), «Диалектика фәнендә ән-Нәсәфи уңышлары» («Фосул ән-Нәсәфи гыйльм әл-җәдәл»).

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Давлетшин Г.М. Волжская Булгария: духовная культура. Казань, 1990.

Автор – Г.М.Дәүләтшин