Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
Җырчы (баритон), БАССРның халык артисты (1987 ел)
1941 елның 24 октябре, БАССРның Краснокама районы Иске Җаньегет авылы – 1990 елның 1 апреле, Уфа.
Уфа сәнгать училищесенең вокал бүлеген (Р.Р.Әхмәдиева классы) тәмамлый (1966 ел).
1965–1990 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә эстрада һәм музыкаль лекторий солисты.
Ф.Ф.Гәрәев – башкорт, татар халыклары, шулай ук композиторларның җырларын башкаручы һәм пропагандалаучы танылган солистларның берсе.
Тавышы йомшак тембрлы, матур, тирән яңгырашлы; башкару алымы эчтәлекле, образлы булуы, шул ук вакытта югары сәхнә культурасы белән аерылып тора.
Автор – Ф.Ш.Салитова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.