Биографиясе

1814 ел, Казан – 1893 елның 17 гыйнвары, шунда ук.

Ф.Әмирханның бабасы. Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укый. 1846 елда Казанга кайта, 1849 елдан Яңа Татар бистәсендә Иске таш мәчет имамы. «Әмирхания» мәдрәсәсендә укыта.

Мөселман дөньясы тарихында эз калдырган шәхесләргә багышланган тарихи-библиографик хезмәтләр авторы. Татар телендә Коръән тәфсире «әл-Фәваид»ны язучы (1870–1880 еллар).

Хезмәтләре

Тәварихе Болгария. Казан, 1883.

Нөҗүмет-тәварих. СПб., 1884.

Шәҗәрәи галия фи бәян әл-әнсаб. Казан, 1884.

Тәварихе биладә рәбига, ягъни Мәккә вә Мәдинә вә Бәйтелмөкаддәс вә мөкам Хәлили-әр-рахманның фиһристе. Казан, 1870–1880.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.

Әмирхан Р. Казанлы Әмирханнар // Казан утлары. 1997, №10.

Автор – Р.Г.Әмирханов