Эчтәлек

ТАССР Министрлар Советы карары нигезендә 1988 елның 23 февраленнән ТАССРның берләштерелгән Дәүләт музее (хәзер Татарстан Республикасының Милли музее) филиалы буларак оештырыла.

1993 елның 25 июнендә ачыла. Элеккеге Татар академия театры (хәзер Татар драма һәм комедия театры бинасы) ишегалдындагы аерым кечкенә йортта урнашкан (XX йөз башы; архитектура истәлеге), 1930–1954 елларда анда композитор С.Җ.Сәйдәшев яши.

Экспозиция мәйданы 181 кв.м. Фондта 794 саклау берәмлеге.

Музей экспозициясе фәнни хезмәткәрләр Я.С.Шәмсетдинов, Ф.Ш.Салитова, Д.З.Саинова, А.З.Ханина, А.Г.Соколова, Э.Р.Хәмидуллина тарафыннан оештырыла, рәссамнар А.П.Леухин, В.А.Нестеренко Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Б.М.Галиев җитәкчелегендәге «Прометей» махсус конструкторлык бюросы белән бергә бизиләр.

Экспозиция икенче катның алты залында урнашкан. Аның үзәге – «ак бүлмә», андагы экспонатлар (XIX йөз ахыры – XX йөз башы немец фирмасы «Georg Hoffmann» пианиносы, винтлы түгәрәк урындык, дирижер таягыннан башка) рухи яктылык, чисталыкны гәүдәләндерүче ак төскә буялган.

Экспозициянең башка заллары композиторның тормышы һәм иҗаты (бала чагы, музыка укытучылары, беренче уңышлары һәм югалтулары, гадәттән тыш югары үсешкә һәм иҗади өлгергәнлеккә ирешүе, гомеренең соңгы еллары һәм үлгәннән соңгы даны) белән таныштыра.

Экспонатлар арасында С.Сәйдәшевнең әнисеннән калган XIX йөз ахыры трельяжы, композиторның беренче укучысы Фатыйма-Зөһрә Солтанованың кулдан язылган көндәлеге (1919), композиторның үлгәннән соң скульптор С.С.Ахун тарафыннан алынган маскасы бар.

Экспозициянең аеруча истә калырлык элементлары – С.Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл», «Наёмщик», «Совет Армиясе Маршы», «Әдрән диңгез» һ.б. киң танылган әсәрләренә багышланган инсталляцияләр.

Музейның музыкаль салонында һәрдаим презентацияләр, композиторлар һәм башкаручыларның концертлары, танылган сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләренең истәлегенә, мөһим даталарга багышланган иҗат кичәләре үткәрелә. Ел саен декабрь аенда С.Сәйдәшевнең туган көненә (3 декабрь) һәм аны искә алу көненә (16 декабрь) багышланган музыкаль очрашулар традициягә әверелә.

Әдәбият

Музей Салиха Сайдашева: Буклет. Казань, 2002.