1,5 меңләп төре билгеле, аларның күбесе тропикларда, Россиядә 200 ләп төре яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 5-15 мм, канатлары ачылмаганда корсак турысында берсе икенчесе өстенә куела. Төсе ачык, еш кына чага торган умарта кортлары һәм шөпшәләр төсен хәтерләтә (саклагыч төс – мимикрия). Чебеннәр чәчәкләрдә, су янындагы үсемлекләр арасында, сирәгрәк агач кәүсәләрендә һәм ботакларында тереклек итә. Личинкалары пычрак сулыкларда, туфракта, тирестә, кайры асларында, корыган агачта, кырмыска ояларында үсә; сапрофитлар (органик калдыклар белән туеналар) яки ерткычлар.

Татарстан территориясендә 2 төре бар: гади арысланча чебеннәр (Stratiomyia chamaeleon Dg.) – гәүдәсенең озынлыгы 13-15 мм, кара, корсак асты сары төстә, боҗра читләреннән кара бәйләвечле, һәм бакыр арысланча чебеннәр (Geosargus cuprarius L.) – гәүдәсенең озынлыгы 10-12мм, түше яшел, металлсыман ялтырый, корсагы бронза, зәңгәр яки шәмәхә төстә.