Эчтәлек

«Туран» атамасының килеп чыгышы борынгы Иранга нисбәтле; аны фарсылар үзләрендә дошман варварлар буларак кабул ителгән төньяк күчмә төркиләр яшәгән җирләргә карата кулланганнар. «Туран» («Турия») төшенчәсе беренче тапкыр, арийлыларга (Иранның арий халыкларына) карата дошман көчләр туплану үзәге буларак, утка табынучы зороастриялеләрнең изге язмаларында теркәлгән.

Күп кенә тикшеренүчеләр фикеренчә, пантуранизм идеяләре XIX йөз ахырында Госманлылар империясендә түгел, Россиядә, татар интеллигенциясе арасында, җәдитчелек рәвешендә барлыкка килә. Пантуранизмны нигезләүчеләр булып А.Агаев, Й.Акчура, И.Гаспринский һ.б. санала. 1905–1907 еллар Революциясе йогынтысында пантуранизм идеяләре Төркиядә дә тарала (Россиядә реакция башлангач, кайбер татар җәмәгать-сәясәт эшлеклеләре — Й.Акчура һ.б. Төркиягә күчеп китә). Моңа госманлылык идеясенең таркалуы һәм 1908–1909 еллардагы яшь төрекләр революциясе юл ача. Революция нәтиҗәсендә хакимият алмашыну төрек интеллигентларын һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклеләрен Госманлылар империясе өчен яңа идеологик нигезләр эзләүгә этәрә.

1911 елда төрек шагыйре Зыя Гөкальп «Туран» шигырендә беренче тапкыр төрки халыкларга берләшү өндәмәсе белән мөрәҗәгать итә («Төркиләрнең ватаны Төркия дә, Төркестан да түгел, аларның ватаны — иркен һәм мәңгелек ил — Туран»). З.Гөкальп төрки халыкларның исламгача тарихын идеальләштерә, аларны борынгы тамырларына кайтырга, телне гарәп һәм фарсы сүзләреннән чистартырга чакыра. Төркиләрне туплау өчен иң мөһим фактор дип ул расачыл, антропологик яки этник сыйфатларны түгел, телне саный.

«Туран» төшенчәсе тора-бара яшь төрекләр карашындагы төп этносәяси юнәлешләрнең берсенә әверелә. Пантуранизм тарафдарлары актив пропаганда эшчәнлеге җәелдерәләр: төрек язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Х.Адивар — «Яңа Туран» романын, А.Тевфик «Туранчы көндәлеге» мәкаләләрен бастыра. Беренче бөтендөнья сугышы елларында пантуранистларның «Туран» дәүләтен төзү хәрәкәте аеруча активлаша; алар бу проектны Европаның алдынгы державалары хуплавына өметләнәләр. Әмма кемальчеләр революциясе (1918–1923) җиңүе һәм М.Кемальнең сәяси хакимияте ныгуы нәтиҗәсендә Төркиядә пантуранизмга алмашка төрек милләтчелеге (төрекчелек) идеологиясе килә, туранчылык зарарлы концепция дип таныла; пантуранистларны һәм аларның басмаларын эзәрлекләү башлана. Бер үк вакытта Төркиядә панисламизмга, гарәп этномәдәни йогынтысына каршы (гарәп графикасына нигезләнгән төрек язуыннан латин алфавитына күчү, төрек әдәби телен гарәп һәм фарсы сүзләреннән чистарту һ.б.) һәм милли азчылыкларны: гарәпләрне, грекларны, көрдләрне, татарларны һ.б.ны «төрекләштерү» буенча киң колачлы сәясәт уздырыла. Бу чорда пантуранизм идеологлары — яшь төрекләр оппозициягә күчәргә мәҗбүр булалар. Пантуранизм идеяләре шулай ук Венгриядә дә билгеле бер үсеш кичерә, анда Туран җәмгыяте эшли, «Туран» журналы чыгарыла (1913–1970). Танылган венгр тюркологы А.Вамбери пантуранизм идеяләрен актив пропагандалый. Икенче бөтендөнья сугышы башында Германиянең күп кенә рәсми актларында, газета һәм журнал битләрендә кабат «Туран», «пантуранизм» атамалары урын ала. Германия Тышкы эшләр министрлыгында «пантуранизм» грифы куелган махсус документлар папкасы ачыла, әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнүче дипломат билгеләнә. Германиянең Төркиядәге илчелеге даими рәвештә ул илдә пантуранизм хәрәкәтенең үсеш перспективалары хакында хәбәр итә.

Тарихи әдәбиятта, гадәттә, пантуранизм дип барлык төрки халыкларның, шулай ук венгрлар, эстоннар һәм финнарның сәяси, мәдәни һәм этник бердәмлеге хәрәкәтен яки идеясен атыйлар. Әмма фин-угор халыклары арасында (венгрлардан гайре) пантуранизм идеяләре киң таралмый. Хәзергәчә фәндә «пантуранизм» һәм «пантюркизм» төшенчәләренең тәмам расланган билгеләмәләре юк. «Пантуранизм» атамасы, төрки халыклар тупланып яшәгән территорияне генә күздә тоткан «пантюркизм» атамасына караганда, киңрәк мәгънәгә ия. Мәсәлән, А.Агаев «туран дөньясы»на Балкан ярымутравын, Кече Азияне, Кырым ярымутравын, Әзәрбайҗанны, Дагстанны, Идел буе һәм Урал алдын (Әстерхан, Саратов, Самара, Казан, Уфа, Оренбург һ.б.), Себерне, Монголияне, Кытай Төркестанын, Урта Азияне (Бохара, Хива, Хорасан һ.б.), Иранны кертә. Төрек пантуранизмы «туран халыклары»ның төрки төркеме яшәгән территория белән чикләнә, бу территориягә Себер, Үзәк Азия, Идел буе, Кара диңгез төбәге, Иран һәм элеккеге Госманлылар империясе төркиләре керә. 1920 елларда СССР милләтчеләре тарафыннан Туран дәүләтенең берничә проекты тәкъдим ителә (шуларның өчесе мәгълүм, берсе дә гамәлгә ашырылмый). Шәрекътәге милли республикаларның сәясәт эшлеклеләре алга сөргән «Төрки халыкларның социаль-сәяси, икътисади һәм мәдәни үсеше нигезләре турындагы фикерләр» проектында «Туран дәүләте»нә Урта Азиянең төрки телле республикалары, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан АССРлар кертелә. XX–XXI йөзләр чигендә дини уртаклыкка, тел һәм мәдәният якынлыгына таянган, панэтник теләктәшлек рәвешендә һәм яшерен хәлдә хөкем сөргән пантуранизм идеяләренең тарафдарлары барлыкка килә. 1992 елда Әнкарада рәсми очрашу вакытында Төркия, Әзәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Кыргызстан җитәкчеләре уртак декларациядә икътисад, сәясәт һәм мәдәният өлкәсендә халыкара эшчәнлекне үзара килештереп алып барырга омтылуларын белдерәләр. СССР таркалганнан соң Россиядәге төрки халыклар (татарлар, башкортлар һ.б.), этник һәм этнодини милләтчелекнең көчле йогынтысында, үзләренең этносәяси һәм этномәдәни хокукларын һәм мәнфәгатьләрен киңәйтү хакына күтәрелгән көрәш чорын узалар (кара Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация).

Әдәбият  

Мандельштам А.Н. Турция и пантуранизм. Париж, 1930;

Аршаруни А., Габидуллин Х. Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931.

Авторлар — Р.Г.Хәйретдинов, Д.Р.Хәйретдинова