1908 елның ноябрендә Оренбург губернасының Орск шәһәрендә оештырыла.

Гамәлгә куючылары: С.Абдуллин, Г.Борнаев, Г.Вилданов-Әдиһәмов, Ш.Дәминов, Г.Киникиев, Ә.Рәхмәтуллин, З.Садыйков, Р.Фәхретдинов, В.Хәсәнов. Идарә әгъзалары: В.Хасимов (рәис), Г.Габдрахманов (казначы), С.Габдрахманов, И.Борнаев, С.Борнаев, С.Гыйләҗетдинов, Ш.Гобәйдуллин, Х.Долотказин, А.Исхаков, Ю.Мозаффаров, Г.Салихов, С.Умарбаев, М.Ураев.

Төп максаты — мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтү, мөселманнарның мәдәният, мәгариф оешмалары эшчәнлеген җәелдерү һәм аларга иганә кылу.

Әдәбият         

Ямаева Л.А. Мусульманский либерализм начала XX в. как общественно-политическое движение (по материалам Уфимской и Оренбургской губерний). Уфа, 2002.

Автор — Җ.С.Миңнуллин