Тарихы

XVII йөздән мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Тархан Убеи, Служивые Убеи исемнәре белән телгә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел крәстияннәре (1797 елга кадәр – сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук итек тегү, агач эше, такта яру кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1298,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Үби авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда – җирне уртак эшкәртү буенча “Рассвет” ширкәте, 1930 елда “Маяк к социализму” колхозы (беренче рәисе – В.Н.Мурзин) оештырыла, 1959 елда берләштерелгән Чапаев исемендәге (Яңа Үби авылы) колхозга керә, 1994–2009 елларда – “Восход” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2015 елдан “П.В.Дементьев исемендәге агрофирма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

И.А.Зотов (1917–1983) – педагог, БАССРның атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

В.Н.Игнатьева (псевдонимы Тарават) (1946 елда туган) – чуаш шагыйрәсе, язучы, тәрҗемәче, композитор, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ Язучылар союзы әгъзасы;

А.Н.Музыкантов (1950 елда туган) – биюче, балетмейстер, музыка коллективлары җитәкчесе, Чуаш АССР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 531,
1897 елда – 799,
1913 елда – 1025,
1920 елда – 1043,
1926 елда – 1143,
1938 елда – 1184,
1949 елда – 1065,
1958 елда – 1035,
1970 елда – 995,
1979 елда – 747,
1989 елда – 460,
2002 елда – 416,
2010 елда – 373,
2018 елда – 363 (чуашлар).