- РУС
- ТАТ
Әтисенең динен Төньяк Гарәбстан кабиләләре арасында тарата һәм Мөхәммәд пәйгамбәр белән бәйләнешле Хиҗаз гарәпләренең ыру, нәсел башлыгы була.
Коръәнне аңлатучыларның күпчелеге фикеренчә, Ибраһим нәкъ менә Исмәгыйльне корбан итәргә тиеш була. Риваятьләрдә Исмәгыйль Ибраһимның кәнизәк Һаҗәрдән туган өлкән улы дип бәян ителә. Ибраһим, хатыны Сараның көнләшүе аркасында, Һаҗәр белән Исмәгыйльне Гарәбстанга алып китәргә мәҗбүр була. Кызу чүлдә суга сусаган Исмәгыйльгә Җәбраил фәрештә ярдәмгә килә: аның теләге буенча, Исмәгыйль аягы белән типкән урында чишмә бәреп чыга (хәзерге изге Зәмзәм чишмәсе).
Исмәгыйль әтисе белән бергә изге Кәгъбәне төзи, риваятьләргә караганда, Исмәгыйль Кәгъбә белән янәшә җирләнгән.
Пиотровский М.Б. Коранические сказания. М., 1991;
Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.