Эчтәлек

1890 еллар уртасыннан, Казаннан тыш, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә филиаллары була.

Фәнни, педагогик һәм популяр эчтәлектәге китаплар бастыру белән шөгыльләнә. Алар арасында Казан университеты галимнәренең хезмәтләре: В.М.Бехтеревның «Неврология гыйлеменең хәзерге үсеше турында» («О современном развитии неврологических знаний», 1893), А.Смирновның «Табигать һәм сәнгатьтәге матурлык турындагы эстетика фәне» («Эстетика как наука о прекрасном в природе и искусстве», 1894), Г.Ф.Шершеневичның «Рус гражданлык хокукы дәреслеге» («Учебник русского гражданского права», 1911) һ.б.

Бертуган Башмаковлар ярдәмендә Казан университеты каршындагы Невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыятенең матбугат басмасы «Неврологик вестник»ның беренче ике саны чыга.

Башмаковларның китап кибетендә фәннең төрле өлкәләренә караган китаплар, географик карта, атласлар сатыла, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә нәшер ителә торган газета-журналларга язылу мөмкинлеге була.

Үзләрендә басылган китапларның исемнәре сәүдә һәм нәшрият каталогларында күрсәтелә.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. Казань,1895.

Автор – Г.Г.Габделганиева