Эчтәлек

Үзенең үсеше дәверендә киҗе-мамык җитештерү сәнәгате мануфактура һәм машина индустриясе этапларын уза. XVIII йөздә җитен тукучылыгы җирлегендә комач мануфактуралары барлыкка килә. 1812 елда Казан губернасында елга 514 мең аршын комач һәм яулыклык тукымалар эшләп чыгаручы шундый 9 предприятие була, аларда 534 эшче һәм 307 стан исәпләнә. Барлык предприятиеләр читтән, башлыча Бохарадан, китерелгән чималны кулланалар. Тукымаларның күп өлеше Россиянең төрле шәһәрләренә, шулай ук Украинага, Урта Азиягә, Кытайга, Персиягә җибәрелә.

1820 елда кытай тукыма (киҗе-мамыктан тыгыз тукыма) җитештерүче предприятиеләр оештырыла башлый; 1835 tkuf аларның саны 10 га җитә, продукция күләме 4,5 млн аршын тәшкил итә. XIX йөз уртасында Мәскәү һәм чит ил җитештерүчеләре белән ярыша алмаган комач предприятиеләре кытай тукыма җитештерүгә күчә, тукыманың бу төре ярминкәләрдә тиз сатыла. Әлеге чорда, башлыча, Казан, Мамадыш, Лаеш, Царёвококшайск өязләрендә тупланган вак кәсепләр элеккечә үк зур роль уйныйлар.

1840 елларда машиналар ярдәмендә җитештерү башлана: Казанның 3 мануфактура предприятиесендә Англиядән һәм Бельгиядән кайтартылган эрләү һәм туку станоклары урнаштырыла. 1845 елда сәүдәгәр В.Л.Кекин Чистай шәһәрендә пар машинасы куелган зур мамык эрләү фабрикасы оештыра (эшләүчеләр саны — 325 кеше; 1881 елда Казан эшмәкәрләре Ә.Рәхмәтуллин һәм Б.Субаев тарафыннан сатып алына, 1900 елда ябыла).

1857 елда Казан губернасында 13 киҗе-мамык предприятиесе 3,6 млн аршын кытай тукыма һәм 2 мең пот мамык җитештерә, аларда 603 кеше эшли. 1870 елга кытай тукыма җитештерү — 24,8 млн аршынга, мамык эшләп чыгару 5 мең потка җитә. Чимал буларак Бохара һәм Хива пахтасы кулланыла. Продукция Казанда, Түбән Новгород, Эрбет, Сембер, Карсун ярминкәләрендә, Иркутскида сатыла.

XIX йөз ахырында илнең башка төбәкләрендә тармак үсеше алга китү нәтиҗәсендә Казан губернасында киҗе-мамык җитештерү сәнәгате таркалу хәленә килә: нибары 4 киҗе-мамык җитештерү (160 эшләүче) һәм 1 мамык тарау (5 эшләүче) предприятиесе кала. Аларның иң эреләре Казанда урнаша: М.М.Әҗемов варисларының туку һәм ману фабрикалары гомуми исәпләгәндә 2,3 млн аршын кытай тукыма һәм бәз эшләп чыгаралар; «Үтәмешев һәм Ко» бәз ману фабрикасында елга 176 мең аршын чамасы бәз маныла.

Беренче бөтендөнья сугышы чорында тармак предприятиеләре фронт ихтыяҗлары өчен эшли. Октябрь революциясеннән соң фабрикалар национализацияләнә. Гражданнар сугышы елларында продукция, башлыча, Кызыл Армиягә җибәрелә.

1920 елда Татарстанда 23 кеше эшләгән 2 предприятие айга 800 аршын киҗе-мамык тукыма, 500–600 пот мамык җитештерә. 1929 елда Казан мамык фабрикасы ачыла (эшләүчеләр саны — 115 кешедән артык, иң зур җитештерү күләме 5 мең т га җитә, 1985 елга кадәр эшли). 1940 елда республиканың киҗе-мамык җитештерү сәнәгате продукциясе 28 т эрләнгән җеп, 50 мең м тукыма, 2100 т мамык тәшкил итә.

1942 елда ТАССРга Калинин өлкәсеннән Вышний Волочёк киҗе-мамык комбинаты җиһазлары һәм белгечләре эвакуацияләнә. 1943 елда алар җирлегендә Алабуга, Мамадыш һәм Чаллы шәһәрләрендә сугыш чорында башлыча фронт ихтыяҗлары өчен эшләгән киҗе-мамык фабрикалары оештырыла.

1963 елда бу фабрикалар Алабуга киҗе-мамык ҖБнә берләштерелә. Төп предприятие — Алабуга киҗе-мамык фабрикасы, эрләнгән җеп, агартылмаган җеп, бәз җитештерә, эшләүчеләр саны — 940 кешегә, еллык тукыма эшләп чыгару күләме 8,6 млн м га җитә; 700 ләп кеше эшләгән Мамадыш мамык эрләү фабрикасы елга 400 т чамасы эрләнгән җеп һәм 3,3 млн м тукыма җитештерә; 50 эшчесе булган Чаллы киҗе-мамык эрләү-туку фабрикасы мамык, марля, бәз эшләп чыгара, барлык эшчәнлек чорында анда 82 млн м тукыма җитештерелә (1971 елда Түбән Кама сусаклагычы астында калганнан соң бетерелә). Берләшмә предприятиеләре киңәйтелә һәм модернизацияләнә: Мамадыш мамык эрләү фабрикасында яңа җитештерү корпусы төзелә, илдә чыгарылган автомат станоклар, шулай ук түгәрәк эрләү машиналары урнаштырыла. Нәтиҗәдә тукучы 3–4 станок урынына 25 станокка, эрләүче 600 ләп орчыкка хезмәт күрсәтә башлый. Алабуга киҗе-мамык фабрикасында яңа эрләү машиналары куела.

1970–1980 елларда фабрикаларда зур модернизация уздырыла: югары җитештерүчәнлекле эрләү, тарау, урау машиналары гамәлгә кертелә, бәзнең яңа төрләрен эшләп чыгару үзләштерелә. 1970 елда тармак предприятиеләре 2604 т эрләнгән җеп, 8,9 млн м2 тукыма, 2911 т мамык эшләп чыгаралар. 1975 елда Буа мамык фабрикасы оештырыла (эшләүчеләр саны — 40 кеше, җитештерү күләме — айга 30 т га кадәр). 1970 елларның 2 нче яртысыннан тармакның җитештерү күләме кими бара. 1990 елда продукция эшләп чыгару: эрләнгән җеп — 1511 т, ,тукымалар — 3 млн м2, мамык — 811 т тәшкил итә.

1990 елларда чимал җитмәү, аңа бәяләр арту, чит илләрдән кертелгән арзанлы продукция белән ярыша алмау 1992 елда — Алабуга, 1994 елда — Мамадыш, 1995 елда Буа фабрикаларының бөлгенлеккә төшүенә һәм ябылуына китерә.

Әдәбият

Зайцев К. Очерк развития и настоящего положения китаечного производства. К., 1858;

Абзянов М.Д., Лапшин Н.П., Мотрохин Ю.В. Здравствуй, Елабуга. К., 1980;

История Казани: В 2 т. К., 1988–91;

Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана: В 2 т. К., 2001.