- РУС
- ТАТ
Иман – исламда иң төп һәм аеруча күп бәхәсләргә сәбәп булган төшенчә. Дин һәм хокук аерылгысыз саналган әүвәлге исламда иман проблемалары белән илаһият галимнәре дә, хокук белгечләре дә шөгыльләнгән. VIII йөздән башлап, иман төшенчәсе төрле илаһият һәм дини-хокук мәктәпләре арасында фикер алышулар кузгалта: бәхәсләр иманның асылы, төп элементлары турында бара.
Гомумән, мөселман илаһиятчылары аның тулаем төп 3 элементын аерып күрсәтәләр:
Әүвәлге гадәтләр тарафдарларының күпчелеге, Мөхәммәд пәйгамбәргә таянып, барлык 3 элементны да таныйлар. Иманның асылын аңлауга бәйле рәвештә мөселман илаһиятчылары инану дәрәҗәсе, аның арту яки кимү мөмкинлекләре турындагы мәсьәләне төрлечә хәл итәләр. Мәсәлән, мөгътәзилиләр буйсынуның барлык төрләрен инануның бер өлеше яки үзе дип таныйлар. Инануны телдән тануга тиңләүчеләр (мөрҗигыйлар) аның үзгәрешсезлеген икърар итәләр.
Хәзерге сөнни илаһиятчылары, терминнарны беркадәр үзгәртеп, иманны шулай ук 3 төргә бүләләр:
Шигыйлардагы инануның асылы сөнниләрнекенә якын тора. Исмәгыйлиләрдә инануны «тышкы» (телдән тану) һәм «эчке» (күңелдән ышану) инануга бүлеп карау гадәте дәвам итә.
Ислам. Энцикл. словарь. М., 1991.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.