Традиция буенча, иҗтиһад Мөхәммәд пәйгамбәр исән чакта ук аның хак иҗтиһад ияләреннән саналган сәхәбәләре даирәсендә барлыкка килә.

Иҗтиһадның төп шартлары:

  • гарәп телен белү;
  • Коръәнне яттан белү һәм аны аңлата алу сәләте;
  • Сөннә һәм хәдисләрне белү;
  • фикъһ мәсьәләләре буенча иҗмагъ (уртак фикер) һәм төрле карашлар булуын белү;
  • сайлап алынган материалны интерпретацияли, ягъни аңлата белү;
  • мәсьәләне аңлау;
  • нәтиҗәләрне төгәл бәяләү;
  • иман ныклыгы һәм аңа тугрылык.

Иҗтиһадның төп үзәкләре булып Мәккә, Мәдинә, Куфа, Басра, Димәшкъ, Бәйрүт шәһәрләре санала. VII йөз ахырында – XI йөздә исламны теоретик нигезләү ихтыяҗыннан дин гыйлеме тикшеренүләре алып барыла. Әлеге чор ахырында төп илаһият-хокук мәктәпләре – мәзһәбләр барлыкка килә, һәм алга таба ислам принципларын эшләү туктатыла. 4 зур мәзһәбкә нигез салучыларны сөнниләр соңгы мөҗтәһидләр дип саныйлар. Алардан соң X йөздә «иҗтиһад капкалары ябыла».

Татар илаһият галимнәре Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, М.Бигиев, З.Камали татар җәмгыятенә соңгы өстәмәләрдән азат һәм мөселман динен кайтаруда мөһим юлларның берсе булган «иҗтиһад капкаларын ачу» идеясен тәкъдим итәләр.

Шулай ук кара Мөселман ислахчылыгы.

Әдәбият           

Аль-Кардави Ю. Современный иджтихад: от беспорядка к порядку. К., 2001.