Эчтәлек

Күченүләрнең төп сәбәбе — Мөхәммәднең бераллалык, үлгәннәрнең Ахирәттә кабат тереләчәге, Кыямәт көнне гөнаһлыларны җәза көтәчәге турындагы фикерләре урын алган тәүге вәгазьләренең Мәккә мөшрикләренең һәм җирле сәүдә олигархларының кискен каршылыгына очравы.

622 елның 16 июленә каршы төндә Мөхәммәд, ул шәһәрдән китеп, Мәдинәгә барып урнаша. Гомәр хәлифә (634–644) тарафыннан һиҗрәт елы мөселман ел исәбенең башлануы дип игълан ителә. Аның башлангыч датасы итеп 622 нең 1 нче мөхәррәме (622, 16 июль) санала.

Мөселман һиҗри ай календарендагы даталарны Европа кояш календарена күчерү өчен махсус таблицалар файдаланыла.

Исламның формалашуында һәм таралыш алуында һиҗрәт хәлиткеч роль уйный: туганлык элемтәләрен өзү нәтиҗәсендә яшь мөселман җәмгыяте тар ыруглык кысаларыннан чыга һәм яңа шартларда булачак ислам дәүләтенең үзәгенә әверелә.

Мәдинә яһүдиләре белән дин проблематикасы буенча бәхәсләр шулай ук ислам дини доктринасын эшләп бетерергә һәм камилләштерергә ярдәм итә.

Әдәбият

Синхронистические таблицы для перевода исторических дат по хиджре на европейское летоисчисление. Л., 1940; 

Уотт У.М. Мухаммад в Медине. М.–СПб., 2007.