Эчтәлек

Хәрамның кампа-каршысы хәләл (рөхсәт ителгән).

Хәрамның берничә төре бар:

1) мөселман хокукы (фикъһ) буенча гөнаһ санала (Коръәндә язылганнарны үтәмәү, рибачылык (процентка яшәү), кыерсыту һәм золымлык, чит мөлкәтне алу һ.б.);

2) якын туганнар белән никахлашу (сөт туган да якын туган исәпләнә);

3) спиртлы, аңны томалаучы башка эчемлекләр һәм нәрсәләр, шулай ук дуңгыз, ишәк яки мул, тырнаклы һәм казык тешле ерткыч кош, хайван (шул исәптән мәче һәм эт) итләре, кан, үләксә, бөҗәкләр, кимерүчеләр, җир-су хайваннарын, сөйрәлүчеләр һәм кортлар, шулай ук бисмилласыз яки мәҗүсиләр, утка табынучылар, индуслар, буддачылар һ.б. тарафыннан чалынган хайван итләре; кайбер мөселманнар христиан һәм яһүди ризыкларын (дуңгыз итеннән башка), әгәр ул Алла исеме телгә алынып һәм диннең башка шартлары үтәлеп әзерләнелгән очракта кулланырга мөмкин дип саныйлар;

4) комарлы уеннар (хәнәфиләр аларны мөмкин, ләкин хупланмый дип саныйлар), күрәзәлек итү һәм сихерчелек;

5) хаҗ кылганда изге Мәккә һәм Мәдинә территориясендә, шәһәреу Иерусалимның изге урыннарында тыела торган гамәлләр: көндәлек кием һәм корал белән йөрү, чәч алдыру һәм кырыну, интим мөнәсәбәтләр, сугыш алып бару, үч алу һәм хаҗ үтәүне бозарга мөмкин барлык гамәлләр.

Әдәбият

Кардави Ю. Дозволенное и запретное в исламе. М., 2004; 

аль-Мунаджжид М.С. Запретное, по отношению к которому люди проявляют небрежность, но которого следует остерегаться. К., 2008; 

Четин О. Напоминание о дозволенном и запретном в исламе. М., 2010.