Эчтәлек

Анда Аллаһка табынырга чакырыла, Аллаһның берлеге раслана, аны инкарь итүчеләр һәм гөнаһлыларның Кыямәт көнендә җәзага тартылачагы әйтелә, гадел тормыш белән яшәүнең тугры юлын күрсәтүне сорап, Аллаһка ялвару китерелә.

Фатиха — исламда төп дога һәм барлык мөселман йолаларын үтәгәндә дә укыла.

Татар телендә «фатиха» шулай ук ризалык — «хәер-фатиха» бирүне дә аңлата.

Әдәбият

Тафсир. Аль-Коран. Аль-Мунтахаб. М., 2003; 

Али А.Ю. Тафсир Священного Корана. Н.Новгород, 2007; 

Михайлов Ю.А. Пора понимать Коран. М., 2007.