Эчтәлек

Соңрак Мөхәммәд пәйгамбәрне гомерендә бер тапкыр, хәтта сабый чакларында күргән кешеләрне дә сәхәбә дип атый башлыйлар.

Ислам тарихында сәхәбәләрнең аеруча әһәмияткә ия булулары пәйгамбәр вафатыннан соң аның тәгълиматларын күмәкләшеп саклаулары белән бәйле. Исламда әхлакый-хокукый тәгълиматның иң мөһим өлешен тәшкил итүче Сөннә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышын һәм кылган эшләрен, холкын бәян иткән хикәяләрдән (хәдисләрдән) һәм сәхәбәләрнең сүзләреннән тора.

Сәхәбәләрне хөрмәтләү аларның каберләренә табыну культы барлыкка килүгә китерә. Татар тарихи риваятьләрендә Шәһри Болгарга пәйгамбәр тарафыннан җибәрелгән һәм Айдар ханны, аның даирәсен мөселман диненә күндергән өч сәхәбә – Зөбәер бине Тәлха, Зөбәер бине Җадга һәм Габдрахман турында истәлекләр саклана.

Әдәбият

Ислам: Энциклопедический словарь. М., 1991.