Тарихы

Авылга XVIII йөз ахырында Сембер губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Беренче исеме – Александровка, Яңа Бүсерәк.

1861 елгы реформага хәтле халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә (алпавыт Левашёвлар, шул исәптән генерал-лейтенант А.И.Левашёв (1739−1811) карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, таш чыгару, балта эше һәм тимерчелек кәсепчелеге таралган була.

1842 елда полковник К.А.Левашёв акчасына Тихвин Мәрьям Ана һәм Изге җәфа чигүче Иоанн сугышчы янкормалары белән таштан Могҗизалы Спас чиркәве төзелә (1936−1937 елларда ябыла, ашлык саклау өчен файдаланыла, 1960 елда җимерелә, кирпече мәктәп һәм бозау абзары төзүдә кулланыла; чиркәү яны территориясендә бертуган К.А. һәм Н.А.Левашёвларның каберләре саклана).

XIX йөзнең икенче яртысында приход кешеләре һәм җирле руханилар арасында озак еллар дәвамында благочинный округны җитәкләгән рухани Д.С.Суздальский зур хөрмәт казана. 1861 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (беренче укытучы – А.П.Коблова, 1869 елда 9 ир бала укый); 1872 елдан − бер сыйныфлы земство мәктәбе (1883 елда 33 ир бала һәм 7 кыз бала укый).

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда волость идарәсе урнашкан була; шәраб-аракы заводы, су тегермәне, 12 вак-төякләр кибете эшли; XX йөз башында – кәшәнә, икмәк саклау һәм сату кибете, 3 вак-төякләр һәм казна-шәраб кибетләре; шимбә саен базар була.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1412 дисәтинә тәшкил итә. 1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, 145 хуҗалыкның 22 сендә ат юк, 122 – бер, ике, 1 хуҗалык 3 эш аты тота. Авыл янында су тегермәне белән Мельгуновлар утары урнашкан.

XIX йөз ахырында Мельгуновлар авылда антик элементлар белән неоклассицизм стилендә таш йорт салалар (архитектура истәлеге, хәзер ташландык хәлдә).

1920 елда авыл “сәнәкчеләр” фетнәсенең үзәге була, элекке Мельгуновлар йортында башкүтәрүчеләрнең вакытлы штабы урнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963 елның 1 февраленән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Яңа Спас авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Ударник” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Павлов), 1934 елда шулай ук Кичү машина-трактор станциясенең трактор отряды булдырыла.

1956 елдан “Победа” колхозы составында. 1957 елдан авыл – зурайтылган Ленин исемендәге (аның составына шулай ук Яңа һәм Иске Бүсерәк, Озёровка, Урсай торак пунктлары керә), 1959 елдан – “Россия”, 1962 елдан – “Правда” колхозларының, 1993 елдан – “Бүсерәк” акционерлык җәмгыятенең, 1999 елдан “Яңа Спас” авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү коооперативының үзәк утары. 2005 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елда − клуб, 1935 елда уку өе эшли башлый. 1917 елдан соң, земство мәктәбе базасында башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – колхоз яшьләре, 1934 елда – җидееллык (элекке рухани йортында һәм алпавыт утарында урнаша, беренче директоры – Г.Д.Щавлев), 1963 елда – урта (1972 елда яңа бина төзелә), 2013 елда – тулы булмаган урта, 2018 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты, китапханә (икесе дә – 1978 елда төзелгән бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1980 елдан), Дан паркы бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” (1989 елдан) һәм балалар “Ивушка” (1998 елдан) фольклор ансамбльләре эшли.

Күренекле кешеләре

И.С.Герасимов (1894−1937) – дәүләт эшлеклесе, 1922 елдан юстиция халык комиссары, Башкортстан АССР прокуроры, 1923 елдан − Вятка губернасы, 1926 елдан Урал өлкәсе прокуроры, 1930 елда РСФСР прокуроры урынбасары, 1931 елдан РСФСР Халык комиссарлары советы эшләре управляющие;

П.С.Григорьев (1929 елда туган) – медицина фәннәре докторы, профессор, РСФСРның атказанган профессоры, 1970−1990 елларда СССР, РСФСР сәламәтлек саклау министрлыкларында, РФ Президенты эшләре идарәсенең медицина үзәгендә эшли.

Халык саны

1858 елда – 549,
1870 елда – 721,
1897 елда – 810,
1913 елда – 825,
1920 елда – 926,
1926 елда – 820,
1938 елда – 774,
1949 елда – 504,
1958 елда – 650,
1970 елда – 511,
1979 елда – 429,
1989 елда – 374,
2002 елда – 375,
2010 елда – 335,
2017 елда – 339 кеше (руслар – 90%, керәшен татарлар – 10%).