Эчтәлек

Исламда Аллаһ – бер һәм бердәнбер илаһи көч, дөньяны яралтучы. Кыямәт көнендә хөкемдар, кешеләр арасына Мөхәммәд пәйгамбәрне үзеннән илче итеп җибәрүче.

Исламда иман кәлимәсе: «Лә иләһә илл-ә-Аллаһ Мөхәммәдүн габдүһу вә рәсүлүһ», ягъни «Алладан башка бернинди дә илаһи көч юк һәм Мөхәммәд аның илчесе», дигән сүзләрдән тора.

Дөньяда бар нәрсә Аллаһка буйсына һәм баш ия, аның ихтыярыннан һәм боеруыннан узып берни дә башкарылмый. Ул бар нәрсәгә хаким һәм үзе яралткан һәр әйберне күреп, белеп тора. Бәндәләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле һәм ярлыкаучан. Кешеләр Аллаһның кодрәтен һәм бөеклеген аңлап, тулысынча Аңа буйсынырга, Аллаһ кушканнан тайпылудан куркырга, иманлы булырга, һәрчак Аллаһга ышанырга, Аллаһның ихтыярына һәм шәфкатенә өмет итәргә тиеш.

Аллаһ үзенең барлыгын гамәлләре белән күрсәтә һәм белдереп тора. Дөньядагы һәр нәрсә – Аллаһ могҗизасы. Коръән – шулай ук кешеләргә бүләк ителгән могҗиза.

Хәдисләрдә, тәфсирләрдә, дини хезмәтләрдә Аллаһның асылы төрле яклап аңлатыла. XVIII йөз – XX йөз башы татар дини әдәбиятында (А.Курсави, Ш.Мәрҗани, З.Камали, М.Бигиев һ.б.) Аллаһның асылына, гамәлләренә, исемнәренә һәм билгеләренә кагылышлы мәсьәләләр еш тикшерелә.

Әдәбият

Ислам: энцикллпедический словарь. М., 1991.