Биографиясе

1823 елның 23 сентябре, Вятка губернасы, Уржум өязе Атар авылы — 1890 елның 26 октябре, Казан.

Петербург ФАнең мөхбир әгъзасы (1873), хакыйкый статский советник (1880).

Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1848), шунда ук эшли: укытучы, 1859 елдан әдәбият кафедрасы профессоры. Бер үк вакытта, 1855–1858 елларда, Соловки монастыре тарафыннан академиягә тапшырылган китапханәдә, 1858–1862 елларда академия китапханәсендә эшли; 1870–1882 елларда ректор ярдәмчесе; 1862–1872 елларда Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында әдәбият укытучысы. Казанда Дүртенче археология съездында катнаша (1877).

Фәнни эшчәнлеге

Порфирьев Соловки монастыре китапханәсендәге күпчелеге үзе тарафыннан фәнни әйләнешкә кертелгән кулъязмаларны тикшерә һәм сурәтли («Православный собеседник» журналында бастыра).

Рухани һәм дөньяви уку йортларында дәреслек сыйфатында файдаланылган «Рус әдәбияты тарихы» («История русской словесности», 1 кис., 1870; 2 кис. өч бүлектә, 1880–91) хезмәте авторы.

Хезмәтләре

Апокрифические сказания о ветхозаветных лицах и событиях. К., 1873;

Апокрифические сказания о новозаветных лицах и событиях по рукописям Соловецкой библиотеки. СПб., 1890.

Әдәбият  

Иван Яковлевич Порфирьев: Биогр. очерк. К., 1891;

Воспоминания И.Я.Порфирьева, профессора русской словесности Казанской духовной академии // Православный собеседник. 2005. № 2.