Биографиясе

1937 елның 19 апреле, БАССРның Шаран районы Зирекле авылы — 2012 елның 19 апреле, Бөгелмә шәһәре.

ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1994). Уфа нефть институтын тәмамлый (1959). 1959–2009 елларда ТатНИПИнефтьтә: нефть чыганакларын эшкәртү бүлеге мөдире (1986 елдан), баш фәнни хезмәткәр (2003 елдан).

1967–1970, 1981–1986 елларда Алжирда командировкада була.

Хезмәтләре нефть чыганакларын эшкәртүгә карый. Фазлыев тарафыннан эшкәртелүче объектларны билгеләү критерийлары, аларны җитештерүгә кертүдә чират принциплары нигезләнә.

Горизонталь һәм авыш юнәлешле скважиналарны бер-берсенә бәйле урнаштыруда өчпочмаклы челтәр алымы куллануның югары нәтиҗәлелеген исбатлый.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Площадное заводнение нефтяных месторождений. М.-Ижевск, 2008.