Биографиясе

1954 елның 3 мартында Казанда туган.

Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң (1977), шунда ук эшли, 1981–1986 елларда лаборатория мөдире.

1986 елдан «Мединструмент» фәнни-җитештерү берләшмәсендә бүлек мөдире, 1990 елдан генераль директорның фән буенча урынбасары.

1998 елдан Казан технология университетында күн һәм мех технологиясе кафедрасы мөдире.

Эшчәнлеге

Хезмәтләре түбән басым астында югары ешлыклы бушанулардагы физик процессларны, каты җисем өслеген һәм югары молекуляр кушылмаларны түбән температуралы тигезләшмәгән плазма ярдәмендә үзгәртүне өйрәнүгә карый. Ионнарның каты җисем өслегенең югары ешлыклы плазма белән үзгәртү вакытындагы энергиясен исәпли.

И.Ш.Абдуллинның каты җисемнәрне плазма ярдәмендә ялтырату һәм ныгыту буенча эшкәртмәләре медицина инструментлары, газ турбиналы двигательләрнең калакларын эшләү технологиясенә кертелә; оптик системаларның сыйфатын яхшырту өчен файдаланыла. Түбән температуралы тигезләшмәгән плазма ярдәмендә натураль югары молекуляр кушылмаларның (тире, мех) функциональ һәм куллану сыйфатлары яхшыртыла.

Бүләкләре

ТР Дәүләт бүләге (2003), РФ Хөкүмәте бүләге лауреаты (2005).

Хезмәтләре

Расчет характеристик индукционного диффузного разряда // Известия Сибирского отделения АН СССР. Сер. техн. наук. 1981. № 13, вып. 3 (автордаш).

Модификация поверхности диэлектрических и полупроводниковых материалов низкотемпературной плазмой // Плазмохимия-91. М., 1991 (автордаш).

Электродуговые и высокочастотные плазмотроны в химико-металлургических процессах: учеб. пособие. Киев, 1991.