Биографиясе

1865 елның 17 гыйнвары, Тамбов губернасы, Шацкий өязе Раево авылы — 1941 елның 19 апреле, Казан.

Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1895), шунда ук — рус гражданлык тарихы кафедрасында, профессор (1908), 1897–1921 елларда рус чиркәү тарихы кафедрасында эшли. Бер үк вакытта, 1905–1908 елларда, «Известия по Казанской епархии» нашире. Академия ябылганнан соң, 1921 елның апрелендә башка профессорлар белән бергә, «законсыз рәвештә дин дәресләре биргән өчен», шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1921–1941 елларда ТАССРның архив учреждениеләрендә эшли (1930–1933 елларда репрессияләнә, Казакъстанда сөргендә була). Казан руханилар академиясе архивын, өяз шәһәрләре архивларын саклап калуда мөһим роль уйный. Бизнә крәстияннәре кузгалышы тарихына караган документларны җыя һәм ТАССРның Үзәк архивына тапшыра. 1941 елда ТАССРның Үзәк музеена Покровскийдан шәмаилләр (70 данә) тупланмасы тапшырыла. Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте советы әгъзасы (1902–1917 елларда, бүленеп). Собор каршындагы совет әгъзасы һәм Рус православие чиркәвенең Поместный собор депутаты (1917–1918).

Фәнни эшчәнлеге

Казан төбәгенең социаль-икътисади тарихы мәсьәләләренә, Рус православие чиркәве тарихына, тарихи чыганакларны барлауга караган хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Русские епархии в XVI–XVII веках, их территория, состав и пределы: Опыт церковно-исторического, статистического и географического исследования: В 2 т. Казань, 1897–1913.

К 100-летию кафедры татарского языка в духовно-учебных заведениях России // Православный собеседник. 1900. Ч. 2.

Казанский архиерейский дом, его средства и штаты, преимущественно до 1764 года. Казань, 1906.

Гермоген, митрополит Казанский и Астраханский, впоследствии патриарх Всероссийский, первый местный духовный писатель-историк, и его заслуги для Казани. Казань, 1907.

Автор – Е.В.Липаков