Биографиясе

1826 елның 20 ноябре, Могилёв губернасы Высокое авылы — 1890 елның 27 декабре, Одесса шәһәре.

Могилёв руханилар училищесен (1841), Петербург руханилар семинариясен (1847) һәм руханилар академиясен (1851) тәмамлый.

1850 елда монахлык кабул итә (1851 елдан иеромонах).

1851–1856 елларда Петербург руханилар академиясендә бакалавр.

1856–1858 елларда Рига руханилар семинариясе ректоры, архимандрит (1856).

1856–1865 елларда Саратов руханилар семинариясе ректоры, бер үк вакытта Спас-Преображение монастыре башлыгы.

1865–1868 елларда — Полоцк руханилар семинариясе, 1868–1871 елларда Казан руханилар академиясе ректоры.

1871–1877 елларда Аксай епискобы, бер үк вакытта Дон епархиясе викарие.

1877–1884 елларда Уфа һәм Минзәлә, 1884–1890 елларда Херсон һәм Одесса епискобы (1886 елдан архиепископ).

Изге Синод әгъзасы (1887 дән).

Хезмәтләре философиягә, чиркәү тарихына карый, аларда белем, дини ышанулар һәм әхлакый кыйммәтләр берлеген православиегә нигезләнеп дәлилләү тәкъдим ителә.

Хезмәтләре

Разбор римского учения о видимом (папском) главенстве в церкви. К., 1871;

Позитивная философия и сверхчувственное бытие: В 3 т. СПб., 1875–88;

Поучения Никанора, епископа Уфимского и Мензелинского. Уфа, 1883.

Әдәбият

Соловьёв В.С. Опыт синтетической философии // Православное обозрение. 1876. № 5;

Зефиров Е. Мои воспоминания о Преосвященном Никаноре за время его пребывания на Уфимской кафедре (1877–1884). СПб., 1894.