Биографиясе

1835 елның 23 гыйнвары, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Тирәнкүл авылы – 1918 елның 25 феврале, Казан.

Г.С.Саблуков шәкерте.

1862 елда Казан руханилар академиясен тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли (1910 елга кадәр, бүленеп: 1862–1863 елларда Казан руханилар семинариясендә укыта), 1865 елдан – яһүд теле кафедрасы, 1884–1910 елларда мөселманлыкка каршы предметлар кафедрасы профессоры.

Бер үк вакытта, 1883–1895 елларда, «Известия по Казанской епархии» журналы мөхәррире.

1869 елдан Казан Богоявление чиркәвендә рухани, протоиерей (1881).

1886 елдан Благовещение кафедраль соборында.

Фәнни эшчәнлеге

Мөселман илаһияте, Идел буенда православие миссионерлыгы тарихына, татарларның этнографиясенә караган хезмәтләр авторы. Маловның христиан археологиясенә, Казандагы һәм Казан губернасындагы монастырьлар һәм храмнар тарихына багышланган хезмәтләре зур әһәмияткә ия.

Ислам догматикасын, гарәп һәм татар телләрен яхшы белгән Малов мөселман-татарлар һәм яһүдләр арасында актив миссионерлык эшчәнлеге алып бара: православие динен актив пропагандалау, мөселман руханилары һәм җирле халык белән ачык бәхәс алып баруны беренче планга куя. Миссионерлык эшчәнлегенең төп алымы мөдәррисләр, шәкертләр, гади диндарлар белән аралашудан, ислам илаһияте нигезләрен тикшереп, тыңлаучыларны христианлыкның өстенлегенә ышандырудан гыйбарәт була.

Изге Гурий борадәрлегенең миссионерлык эшчәнлегендә әйдәп баручы руханиларның берсе. П.Әхмәров белән берлектә татар телендә мөселманлыкка каршы «Библия һәм Коръән тәгълиматлары Адәм турында» (1885), «Библия һәм Коръән тәгълиматларында Моисей кануны» (1889), «Ахырзаман турында Мөхәммәд тәгълиматы» (1897) исемле хезмәтләр бастыра.

Маловның миссионерлык эшчәнлеген шәкертләре А.А.Воскресенский, Я.Д.Коблов, М.А.Машанов дәвам иттерә. Маловның басылмаган миссионерлык көндәлекләре Казан университеты Фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә, шәхси архивларда саклана.

Хезмәтләр

О новокрещенской конторе. Казань, 1878.

Исторические исследования церквей города Казани: В 2 выпуск. Казань, 1884–1891.

Сведения о мишарях: Этнографическийочерк. Казань, 1885.

Миссионерство среди мухаммедан и крещённых татар. Казань, 1892.

О превосходстве Моисея перед всеми пророками. Казань, 1895.