Биографиясе

1807 ел, Чернигов губернасы, Чернигов өязе Жуковка авылы – 1881 елның 13 апреле, Калуга шәһәре.

Чернигов руханилар семинариясен, Киев руханилар академиясен тәмамлый (1831 ел).

1830 елда монахлыкка керә.

1831 елдан Киев руханилар академиясе бакалавры.

1833 елдан Казан руханилар семинариясе инспекторы, 1844 елдан Казан руханилар академиясе ректоры.

1851 елдан Калуга һәм Боровск епискобы, 1869 елдан архиепискобы.

Казан руханилар академиясендә ректор булып торганда, үзен оста җитәкче, фән һәм укыту эшләрен оештыручы итеп таныта. Ул эшләгән елларда академия бинасы төзелә, миссионерлар бүлеге ачыла.

Әдәбият

Двадцатипятилетний юбилей управления Калужской епархией // Калужские епархиальные ведомости. 1876. № 23–24;

Благовещенский А. История Казанской духовной семинарии. Казань, 1881;

Знаменский П.В. История Казанской духовной академии за первый (дореформенный) период её существования (1842–1870): В 3 вып. Казань, 1891–92.