Тарихы

Баштарак шул ук исем белән XIX йөз башында оештырылган мәхкәмә-полиция хат-хәбәрләрен йөртүче дәүләт курьерлары хезмәте атала.

1860 елларга кадәр дәүләт почтасы хатлар ташуда монополиягә ия була.

Кагыйдә буларак, казна почтасы бүлекчәләре губерна һәм өяз шәһәрләрендә, шулай ук почта трактларында урнашкан эре торак пунктларда эшләп киләләр. Өяз земство идарәләре волость идарәләре белән элемтәдә тору өчен үз почта хезмәтләрен булдыралар.

Сенатның 1870 ел 27 август фәрманы белән рәсми рәвештә земстволарга казна почталары булмаган урыннарда земство почтасы оештырырга рөхсәт бирелә.

1870 елга земство почтасы Россиянең 65 өязендә, шул исәптән Казан губернасында да эшли.

Почтаның вазифасы

Земство почтасы вазифаларына: казна һәм земство хат-хәбәрләрен, казна почтасы бүләкчәләреннән шәхсән җибәрелгән әйберләрне күрсәтелгән адресларга илтү һәм, аларны кабул итеп, алга таба дәүләт почтасы аркылы озату; өяз эчендә казна почтасы бүлекчәләре булмаган торак пунктлар арасында почта йөртү; хат-хәбәрләрнең тиешле урынга җиткерелүе һәм сакланышы өчен җаваплылык йөкләнә.

1900 елга Казан губерна земствосы чыгымнарына 1115 чакрым почта юллары төзелә һәм карап тотыла. Казна һәм земство хат-хәбәрләре бушлай җибәрелә, аерым затларның хезмәт күрсәтүе өчен түләү турындагы мәсьәләне земство җыены карый. Әгәр дә ул шәхси хат-хәбәрләрне җибәрү өчен түләү алу турында карар кабул итсә, земство почтасына дәүләтнекеннән аермалы үз почта маркаларын чыгарырга рөхсәт бирелә.

Казан губернасы Казан һәм Лаеш өязләренең земство почталары маркаларының гамәлдә йөрүе мәгълүм.

Земство почтасының системасы

Земство почтасы системасына өяз земстволары идарәләре каршындагы почта конторалары һәм волость идарәләре каршындагы почта бүлекчәләре керә. Казна почтасының үсеш дәрәҗәсенә бәйле рәвештә земство почтасы бүлекчәләре ябыла бара. Земство почтасының төзек системасы эшчәнлеге нәтиҗәсендә XX йөз башына Россиянең Европа өлешендәге барлык территориясендә диярлек почта хат-хәбәрләре иң ерак торак пунктларга да барып ирешә.

1918 елда земство почтасы бетерелә.

Шулай ук кара Почта

Әдәбият

Брод А.Д. К пятидесятилетию Земских учреждений 1864 — 1914. Казань, 1914;

Земские почтовые марки. Москва, 1925;

Базилевич К.В. Земская почта в России (1865–1917). Москва, 1926.

Автор – Л.М.Айнутдинова