Биографиясе

1815 елның 15 октябре, Оренбург губернасы, Миасс шәһәре – 1879 елның 8 ноябре, Казан.

Киев руханилар академиясен тәмамлаганнан соң (1840), монахлык кабул итә. Киев руханилар семинариясе укытучысы, ректоры, 1858 елдан Смоленск епискобы.

1866 елдан Казан һәм Зөя епискобы, 1868 елдан архиепискобы.

Эшчәнлеге

Төбәктә дин һәм чиркәү мәгарифе системасын үстерүдә зур роль уйный. Миссионерлык эшчәнлеге алып бара, Н.И.Ильминскийны һәм аның системасын яклый.

Беренче тапкыр Идел буе халыклары, шул исәптән татарлар арасыннан христиан дине әһелләрен әзерләүне гамәлгә ашыра. «Изге Гурий борадәрлеге»н оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе була.

Казан епархиясендә яңа монастырьлар ачуга һәм аларның эшчәнлеген активлаштыруга булыша.

«Догматическое богословие» (1851) исемле төп хезмәте күп еллар дәвамында Россия һәм Греция дини уку йортларында дәреслек булып кулланыла.

Әдәбият

Антоний – архиепископ Казанский и Свияжский // Православный собеседник. 1879. Ч. 3.