Чыгу урыны һәм вакыты

1925–1930 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

Юнәлеше

Башта «Сборник научных статей Казанского института сельского хозяйства и лесоводства» исемендә чыга.

3 төп бүлектән тора: 1) институт һәм студентлар оешмаларының гыйльми һәм җәмәгать эшләре; 2) институт хезмәткәрләренең гыйльми эшләре; 3) библиография бүлеге.

Редакция үз алдына Идел-Кама төбәгендә агрономия, урманчылык проблемаларын яктырту максатын куя.

Институт кырларында һәм фермаларында галимнәр алып барган тәҗрибәләрнең, Раифа өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы эшләренең нәтиҗәләре, институт эшчәнлеге турында хисап материаллары басыла.

1 нче санда редакция институт тарихына багышланган мәкаләләр бастыра: «Казанда югары авыл хуҗалыгы институты булдыру турында очерк» (профессор А.Н.Остряков), «Казанда югары урманчылык мәктәбе ачу тарихы» (профессор А.А.Юницкий).

1926 елда 5 нче саннан журнал исемен үзгәртә.

Башта редколлегия составында профессорлар Н.Н.Парфентьев, Л.И.Яшнов, В.П.Ищереков була, 6 нчы саннан (1926 ел) – профессорлар А.Я.Гордягин, В.В.Винер, А.А.Юницкий керә.

1927 елдан басма 2 төп бүлектән тора (агрономия һәм урманчылык), 1928 елда журнал 3 сериягә (рәсми, агрономия, урманчылык) бүленә.

5 нче санда (1926 ел) Санкт-Петербургта Урманчылык җәмгыяте тарафыннан нәшер ителә торган «Лесной журнал»да (1906–1918 еллар) басылган мәкаләләр күрсәткече кушымта итеп басыла.

1933 елдан «Известия Казанского сельскохозяйственного института» журналы нәшер ителә, 1937 елдан «Труды Казанского сельскохозяйственного института» исемендә чыга.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов