Биографиясе

1944 елның 27 августында Тверь өлкәсе Кимры районының Столбово авылында туган.

Мәскәү руханилар семинариясен (1975), Мәскәү руханилар академиясен (1983) тәмамлый. Төзелеш училищесен тәмамлаганнан соң (1963), Кимры шәһәрендә машиналар төзү заводында эшли.

1967 елда Казан һәм Мари епархиясенең төрле храмнарында псалма укучы, 1968 елдан дьякон, 1972 елдан поп.

1976 елдан монахлыкта, шул ук елда Казан Никольский кафедраль соборында игумен, чиркәү җитәкчесе, бер үк вакытта Казан епархиаль идарәсе секретаре. 1986 елда архимандрит чины ала.

1988 елдан Казан һәм Мари, 1993 елдан Казан һәм Татарстан епискобы, 1996–2012 елларда архиепискобы. 2012–2015 елларда – Татарстан, 2015–2019 елларда Сембер һәм Новоспасск митрополиты.

1997–2014 еллларда Казан руханилар семинариясе ректоры.

Анастасий идарә иткән елларда йөздән артык яңа приход ачыла, Казан руханилар семинариясе торгызыла (1997).

Бүләкләре

3нче дәрәҗә Изге апостолга тиң кенәз Владимир, 2нче дәрәҗә Изге Сергий Родонежский, 2нче дәрәҗә Изге Серафим Саровский, 2нче дәрәҗә Изге кенәз Даниил, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.