Биографиясе

1952 елның 9 октябре, Удмурт АССРның Воткинск шәһәре — 2019 елның 27 августы, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1976), ЦНИИгеолнерудта эшли, 2003 елдан директор урынбасары.

Лыгина геология тармагының лаборатория хезмәте өчен 20 ләп норматив документ эшли. Руда булмаган файдалы казылмаларның 9 дәүләт стандарты үрнәген булдыруда һәм аттестацияләүдә катнаша. Россия Дәүләт стандарты эксперт-аудиторы (1993 елдан), Россия Дәүләт стандарты техник комитеты әгъзасы (2000 елдан).

Уйлап табуга 5 патенты бар.

Бүләкләре

Металл булмаган файдалы казылмаларны эшкәртүнең яңа технологияләрен эшләгәне өчен ТР Дәүләт бүләге бирелә (2003). 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре 

Методическое руководство по поискам, оценке и разведке месторождений твёрдых нерудных полезных ископаемых Республики Татарстан: В 3 ч. К., 1999–2001 (автордаш);

Аналитико-минералогическое сопровождение геологоразведочных работ на неметаллические полезные ископаемые // Разведка и охрана недр. 2003. № 3.