1872 елның 21 мае, Кырым – 1938 ел тирәсе.

Таврия руханилар семинариясен (1894) һәм Петербург руханилар академиясен (1902) тәмамлый. 1913 елдан Николаев шәһәре епискобы. Совет чорында православиедәге яңарыш хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе.

1923–1933 елларда Казан яңарышчылар епархиясен җитәкли, 1924 елдан митрополит. 1933 елдан Кырым митрополиты.

Репрессияләр корбаны дип фаразлана.