Эчтәлек

Никольская трапезная чиркәве (1555-1556), уңда - Успенский собор (1555-1561)

Заманча күренеш

Татарстан территориясендәге иң әүвәлге православие архитектурасы комплексларының берсе.

Зөя Богородица, Богородица-Успение монастыре һ.б. буларак мәгълүм.

Зөянең көньяк-көнбатышында урнашкан. 1555 елда архиепископ Герман тарафыннан нигезләнә. Иң элек комплекс территориясе яклары тигезсез өчпочмак рәвешендә манаралы агач диварлар белән әйләндереп алынган була. 1555–1561 елларда комплекс үзәгендә И.Я.Постник һәм И.Ширяй җитәкчелегендәге Псков осталары — ташчылары тарафыннан Успение соборы, ә 1555–1556 елларда аннан көньяк-көнбатышка таба — Никола трапеза чиркәве салына. XVII йөз ахырында — XVIII йөз башында монастырьның агач диварлары кирпеч диварлар белән алмаштырыла, көньяк-көнчыгыш дивары янында өлкән монахлар өчен торак бина төзелә. 1742 елда аны таш өч катлы борадәрләр корпусы белән бер түбә астына берләштерәләр, XVIII йөз ахырында көнчыгыш яктагы кыска ян фасадына изгеләр Герман Казанский һәм Митрофан Воронежский чиркәве кушып салына. 1763 елда Успение ирләр монастыреның көньяк өлешендә архиерей корпусы, 1796 елда аннан төньяк-көнбатыштарак монастырь башлыгы корпусы төзелә. XVIII йөздә бер гөмбәзле Вознесение чиркәве белән Изге капка корыла.

1764 елда чиркәү биләмәләрен конфискацияләгәнгә кадәр, Успение ирләр монастыре төбәктә иң эреләрдән һәм байлардан санала, XVII йөздә — XX йөз башында төп изге әйбере Герман җәсәденнән гыйбарәт булган табыну үзәгенә әверелә. 1731–1764 елларда монастырьда Яңа чукындырылганнар конторасы урнаша. 1917–1918 елларда монастырь башлыгы 1918 елның 27 июлендә Л.Д.Троцкийның шәхси боерыгы буенча атылган епископ Амвросий (Гудко, 1999 да канунлаштырыла) була. Успение ирләр монастыре 1924 елда ябыла, аның территориясендә совхозның ярдәмче каралтылары, 1929 елдан — хезмәт белән төзәтү колониясе, 1953–1993 елларда психоневрология диспансеры урнаша. 1930 елларда Вознесение, Герман Казанский, Митрофан Воронежский чиркәүләре сүтелә. 1997 елда Успение ирләр монастыре Казан епархиясенә тапшырыла.

Успение соборы — XVI йөз архитектурасының уникаль истәлеге. Бер гөмбәзле, дүрт баганалы, өч апсидалы храм Псков-Новгород мәктәбе стилендәге шомартылган ак таштан төзелгән. Барлык янкормалары һәм реконструкцияләре соңыннан кирпечтән төзелә башлый. 1661 елда көнбатыш өлешенә кушып салына. Көньяк-көнчыгыш апсида соңрак турыпочмаклы янкорма белән алмаштырыла. Храмның нигезен акташ дүрткырлык тәшкил итә, фасадлар өстә ике, өч калаклы аркалар белән кысылган өч киң терәк белән ныгытылган. Апсидаларда һәм барабаннардагы өч кат тасмалы таш каймалардан, өчпочмаклы куышлар һәм уклаусыман аркатур бизәкләрдән торган тәрәзә асты «кашагалары» элекке хәлендә сакланганнар. XVIII йөз уртасында барабан өстенә сигезкырлы цилиндр төзелә, ә шлемсыман гөмбәз украина бароккосы стилендәге грушасыман гөмбәз белән алмаштырыла. Бер үк вакытта собор диварлары иконалар кую өчен махсус куышлары булган борокко стилендәге ярымтүгәрәк калкан белән төгәлләнә. Храм һәм ашханә тәрәзәләре кечкенә киштәле һәм «әтәч кикрикле» кыяфәт ала. XIX йөздә собор бинасына килесыман гөмбәзле болдыр кушып салына. Төньяк һәм көньяк фасадлар буенча ачык мәйданнар урнаша. Успение соборы Россиядә Иван Грозный чорындагы дивар бизәге нәкышенең тулы циклы сакланган ике храмның берсе (1000 м2 дан артыграк). 1890 елларда Д.В.Айналов җитәкчелегендәге рәссамнар Н.М.Сафонов һәм Г.О.Чириков тарафыннан реставрацияләнә. XVIII йөздә уеп ясалган иконостаска XVI–XVII йөзләр иконалары куела. Ашханә диварларындагы интерьерда XIX йөзнең майлы буяу нәкыше сакланган.

Никола трапеза чиркәве монастырь территориясендәге иң әүвәл салынган корылма. Элек ул квадрат күләмле, бер баганалы, тәбәнәк ашханә булып саналган, храм аның төньяк-көнчыгыш почмагына кушып төзелгән. Ашханә һәм храм хуҗалык бүлмәләре урнашкан биек келәт өстенә урнашкан. Соңрак храмга симметрияле рәвештә һәм аннан тар бүлмә аерып торган келәт астына хуҗалык мөдире бүлмәсе эшләп куелган. Элек Никола чиркәве ишегенең традиция буенча көнбатыш якта урнашкан булуы ихтимал. XVI йөз ахырында чиркәүнең көнчыгыш фасадына кушып, дүрткырлык рәвешендә дүрт яруслы биек чаң манарасы төзелгән. Аның як-ягына келәт биеклегендәге 2 бер катлы янкорма өстенә кирпечтән храмга тоташкан өч апсидалы күләм күтәрелгән. Чиркәүгә чаң манарасының аскы ярусы аша агач баскыч алып менә. XVII йөз башында чаң манарасына кирпечтән өч рәтле ярымтүгәрәк калкан белән төгәлләнгән, сигез кырлы ярус өстәп салалар. Зур барабан һәм манара гөмбәзе, стиле буенча фикер йөрткәндә, соңрак калыккан. Чаң манарасының биеклеге 43 м. Аның өченче ярусында XVIII йөздә Йоанн Богослов храмы урнаша. XIX йөздә манараның көньяк-көнчыгыш янкормасы өстендә XVII йөзнең өч апсидалы күләмен симметрияле рәвештә кабатлаган чиркәү җиһазлары саклана торган бина калкып чыга. Никола трапеза чиркәвенең дивар бизәкләре, вак фрагментларны санамаганда, югалып бетә. 2010 елдан М.Ш.Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» фонды тарафыннан реставрацияләү һәм төзекләндерү буенча киң күләмле эшләр җәелдерелә.

Борадәрлек корпусы изге Герман Казан һәм Митрофан Воронеж чиркәве белән

Әдәбият

Яблоков А.П. Первоклассный мужской Успенско-Богородицкий монастырь в городе Свияжске, Казанской губернии. К., 1906; 

Фехнер М.В. Великие Булгары. Казань. Свияжск. М., 1978; 

Куприянов В.Н., Копсова Т.П., Агишева И.Н. Свияжск, К., 2005.

Авторлар — Е.В.Липаков, Х.Г.Надыйрова