Эчтәлек

Казан Кремленең төньягында, Казансу елгасының уңъяк ярында (хәзерге Мәскәү районы территориясендә) урнашкан. 1688–1689 елларда митрополит Адриан тарафыннан Седмиозёр монастыреннан ел саен тантаналы төстә Седмиозёр Мәрьям Ана иконасын күтәреп бару һәм очрашу урынында нигез салына. Баштарак Введение монастыре дип йөртелә. Хәзерге исемен 1692 елда патриарх Адриан монастырьга Кизик газап чигүчеләренең (Кизик шәһәре исеменнән, Кече Азия) изге сөякләрен тапшырганнан соң ала. Беренче төзелешләр монастырь башлыгы Стефан Сахаров җитәкчелегендә башлана. Агач чиркәү 1688 елда салына, XVII–XVIII йөз ахырында тагын берничә таш чиркәү һәм корылма калкып чыга. Корабсыман итеп төзелгән, XVI–XVII йөзләр чиркәүләре өчен типик барокко стилендә бизәлгән 9 Кизик газап чигүчесе өчен янкорма (XVII йөз ахыры) Введение Пресвятой Богородицы чиркәвенә кушып салына. Барокко стилендәге Изге апостолларга тиң кенәз Владимир чиркәве (XVII йөз ахыры) таш капка өстенә корыла; архидьякон Стефан чиркәве (XVIII йөзнең 1 нче яртысы) монастырьның почмагындагы дивар янында төзелә (хәзер юк); дивар эчендә таштан кәшәнә корыла (соңрак сүтелә).

1835–1836 елларда Введение Пресвятой Богородицы чиркәвенә архитектор Ф.И.Петонди проекты буенча дорик ордер элементлары кергән классицизм стилендәге һәм квадрат шәкелендәге дүрт яруслы чаң манарасы кушып салына (сакланмаган). 1840 елда аның өчен сәүдәгәр П.И.Котелов акчасына 157 пот 17 фунт авырлыктагы чаң коялар. 1882 елда сәүдәгәр М.Н.Вениаминов-Башаринов иганәсенә псевдовизантия стилендәге Успение Пресвятой Богородицы чиркәве төзелә (сакланмаган).

XIX йөз ахырында монастырь дивары артында архитектор С.В.Бечко-Друзин проекты буенча кәшәнә корыла. Ул 1891 елның 28 апрелендә (9 Кизик газап чигүчесен искә алу көне) Отсу шәһәрендә (Япония) тәхет варисы Николай Александровичның һөҗүм вакытында үлемнән котылып калу истәлегенә төзелә.

Безнең көннәргә кадәр 2 бина сакланып калган. Изге апостолларга тиң кенәз Владимир чиркәве барокко стилендәге дүрткырлыкка утыртылган сигезкырлы колоннасыз дини корылма үрнәген гәүдәләндерә. Чиркәү зур итеп кызыл кирпечтән салынган һәм измә белән шомартылган. Бер-берсе белән тоташтырылган төрле зурлыктагы дүрт залдан тора. Дүрткырлы төп залга туры почмаклы аш бүлмәсе кушып салынган, аш бүлмәсенең почмагына кечерәк бүлмә кушылып тора. Гыйбадәт залының икенче ягына апсида рәвешендәге дүрткырлы, эчке диварлары түгәрәкләп эшләнгән бина тоташкан. Гыйбадәт залы уң яктагы биек арка (элек үтеп йөри торган) өстенә урнашкан. Түбәнрәк урнашкан сул як арка аш бүлмәсе астына туры килә. Үзәк бина суганбашлы гөмбәз белән очланган. Чиркәү капкаларының порталы зиннәтле фронтон, чыгынтылар белән төгәлләнгән, стена яссылыгыннан калкып чыккан колонналар белән көчәйтелгән. Үзенчәлекле ялган балюстрада — фасадның мөһим элементы. Чиркәү интерьерында баскычлы тромплар һәм 8 кырлы гөмбәз сакланып калган. Алтарь гөмбәзе күп кырлы итеп эшләнгән. Чиркәүнең үзәк залы өч яруслы иконостас, аш бүлмәсе исә изгеләрдән — Дионисий, Симеон Столпник, Ходай бәндәсе Алексий, Тихвин Мәрьям Ана (иконостасы юкка чыккан) сурәтләре белән бизәлгән. Чиркәү тартмаларында Рус Православие чиркәве тарафыннан хөрмәт ителгән 50 елдан артык христиан изгесенең һәм могҗиза тудыручысының сөякләре саклана. Кизик ирләр монастыреның икенче бер сакланып калган корылмасы (1895) Декабристлар урамына почмагы белән чыгып торган өч катлы таш йорттан гыйбарәт. Әҗнәбиләрдән чиркәү укытучылары әзерләүче семинария урнашкан Г-рәвешле бина көнбатыш яктан Владимир чиркәвенә кушып салынган; ул — соңгы классицизм стилендә, фасадлар һәм интерьерларны бизәгәндә декор аз кулланылган.

Бинада чиркәү-приход мәктәбе урнашкан. 2002 елда сакланып калган биналарның күпчелеге чиркәүгә тапшырыла, 2003 елдан монастырь яңадан эшли башлый (2006 елның сентябренә кадәр Кизик ирләр монастыре биналарының бер өлешендә Казанның Мәскәү районы хәрби комиссариаты урнаша).

Кизик ирләр монастыреның зиратында күп кенә мәшһүр казанлылар: Г.П.Каменев, И.М.Симонов, И.А.Толстой һ.б. җирләнгән.

Әдәбият

Никанор (Каменский). Кизический Казанский монастырь: Исторический очерк его двухсотлетнего существования. К., 1891;

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895; Дульский П.М. Зилант и Кизицы. К., 1917.

Авторлар — Л.М.Мортазина, Г.И.Середа