1723 елның 19 мартында Казан һәм Зөя митрополиты Тихон (Воинов) тарафыннан 1721 елдагы Дини регламент нигезендә оештырыла.

52 укучы кабул ителә.

Беренче укытучы Украинада дини белем алган православиеле Польша шляхтичы Василий Яковлевич Свенцицкий була.

Мәктәпне оештыруда митрополит Сильвестр (Холмский) төп рольне уйный, ул җитәкчелек иткән елларда мәктәп Фёдоров монастыре территориясендә махсус төзелгән бинада урнаша; матди яктан тәэмин итү өчен аңа ябылган ике монастырьның крәстияннәре беркетелә.

1728 елда тагын 2 укытучы билгеләнә, укучылар саны 180 кешегә кадәр арта.

1720 еллар ахырына Россиядә иң яхшы мәктәпләрнең берсенә әверелә. Дини регламентның славян-латин мәктәпләре бары тик дини катлау балалары өчен генә дигән карары булуына карамастан, Казан мәктәбенә миссионерлык максатларында ел саен әҗнәбиләрдән — чуаш, мари, керәшен татарлардан берничә бала укырга кабул ителә.

1733 елда Казан руханилар семинариясе итеп үзгәртелә.

Автор — Е.В.Липаков