Тарихы

1730 елда Кама аръягы чик сызыгына килеп урнашкан Польша шляхтачылары тарафыннан нигезләнә. 1740 елларда бирегә игенче солдатларны китертә башлыйлар. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1875–1883 елларда Алабуга сәүдәгәре И.И.Стахеевның акчалата ярдәме белән Казан архитекторы П.И.Романов проекты буенча Троица чиркәве төзелә (эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге, хәзерге вакытта чиркәүнең апсидасы һәм манарасы җимерек хәлдә, чиркәү тулаем төзекләндерүгә мохтаҗ).

XX йөз башында земство мәктәбе (1877 елда, башка чыганаклар буенча 1896 елда ачыла, 1913 елда яңа бина төзелә), 5 җил тегермәне, ярма яргыч, тимерче алачыгы, май язу йорты, 2 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете була, сишәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4070 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Чишмә волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә районында.

Хәзер – Екатерина авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929–1930 елларда авылда «12 лет Октября» колхозы оештырыла. 1945 елда колхоз «12 лет Октября», «Боевик», «Новая жизнь» колхозларына бүленә. 1950 елда алар Яңа Иванаево авылы хуҗалыкларын да үз эченә алган «12 лет Октября» колхозына (соңрак исеме «Заветы Ильича» итеп үзгәртелә, үзәк утары – Екатерина Бистәсе авылы) берләшәләр.

1957 елдан «Черемуховский» совхозы (Екатерина Бистәсе авылы хуҗалыклары, юкка чыккан Талейка поселогы һәм Ивановка авылы хуҗалыклары белән бергә, аның бер бүлекчәсен тәшкил итә; үзәк утары – Черемухово Бистәсе авылы), 1965 елдан «Шешминский» совхозы (Екатерина Бистәсе авылы хуҗалыклары, юкка чыккан Ивановка авылы, Давыдовка, Талейка поселоклары хуҗалыклары белән бергә, аерылып чыга; совхозга шулай ук Рус Чабаксары авылы хуҗалыклары кушыла; үзәк утары – Екатерина Бистәсе авылы), 1995–2005 елларда «Екатерининский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, хәзерге вакытта «Весна» (1991 елдан), «Котов С.Е.» (2018 елдан) крестьян-фермер хуҗалыклары, «Агрораздолье» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2020 елдан) эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе җирлегендә дүрт класслы башлангыч мәктәп ачыла, ул 1931 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1973 елда – урта, 2016 тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәдәният йорты (1958 елдан), китапханә (1927 елдан уку йорты буларак ачыла), «Улыбка» балалар бакчасы (1969 елдан; 2004 елдан мәктәп бинасында), фельдшер-акушерлык пункты, гыйбадәт йорты (1997 елдан); мәктәп каршында туган якны өйрәнү музее (1999 елдан, оештыручысы – З.Р.Милютина), мәдәният йорты каршында «Ивушка» вокаль ансамбле (2009 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән «Китайский» чишмәсе бар.

Авыл янында археология истәлекләре – Екатерина Бистәсе I, II, III, IV, V, VI, VII авыллыклары (монголларга кадәрге чор болгар истәлекләре), Екатерина Бистәсе I, II шәһәрлекләре (монголларга кадәрге чор болгар истәлекләре), Екатерина авыллыгы (монголларга кадәрге чор болгар истәлеге) табыла.

Халык саны

1795 елда – 574,
1859 елда – 1494,
1897 елда – 1814,
1908 елда – 2682,
1910 елда – 2986,
1920 елда – 2797,
1926 елда – 2560,
1938 елда – 1486,
1949 елда – 1056,
1958 елда – 1042,
1970 елда – 1003,
1979 елда – 758,
1989 елда – 544,
2002 елда – 536,
2010 елда – 468,
2020 елда – 449 кеше (руслар).